ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

POZIS компаниясе Үзбәкстанда «Сәламәтлек саклау - TIHE 2021» халыкара күргәзмәсе кысаларында заманча югары технологияле суыткыч медицина техникасын тәкъдим иткән. Әлеге техника бүгенге көндә махсус лабораторияләрдә, медицина һәм фармацевтика оешмаларында, Россиядә дә, чит илләрдә дә киң файдаланыла.

POZIS серияле җиһазлар – медицина өлкәсендә суыткыч һәм туңдыру техникасын, шулай ук дезинфекция приборларын тәкъдим иткән. Медицина күргәзмәсендә катнашучыларда ультрашәмәхә нурландыргычлар-бактерицидлы рециркуляторлар, шулай ук түбән температуралы суыткычлар, шул исәптән кан һәм плазма саклау өчен, шулай ук халыкны СОVID-19 каршы вакциналаштыру чаралары буенча вакциналарны, препаратларны транспорт белән күчергәндә актив кулланыла торган махсус суыткыч приборлары зур кызыксыну уяткан.

Базарның дөньякүләм тенденцияләреннән калышмыйча, POZIS җитештерелә торган продукцияне системалы рәвештә камилләштерә, инновацияле һәм модернизацияләнгән чишелешләр кертеп, медицина техникасының техник мөмкинлекләрен яхшырта, шул ук вакытта кулланучыларга POZIS җитештергән продукциянең югары сыйфатлы һәм функциональ булуын да гарантияли.

18 июньдә Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ уку йортында барлык дәрәҗә һәм укыту формаларына документлар кабул ителә башлаган.  

Документларны тапшыру ысуллары турында университетның кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Роман Моисеев сөйләде:

«Быел университет документлар бирүнең берничә ысулын оештырды:

1)  https://abiturientu.kai.ru/ сайтындагы шәхси кабинет аша онлайн-кабул итү.

Теркәлү укырга керүче кешегә кабул итү комиссиясе функцияләреннән файдалану мөмкинлеген бирә: гаризаны онлайн тапшыру, абитуриент рейтингы һәм башкалар. Абитуриентка «Абитуриентның гаризасы» бүлегенә күчәргә, шәхси мәгълүматларны тутырырга һәм кирәкле документларны кертергә кирәк.

2) Дәүләт хезмәтләре күрсәтүче бердәм порталда «Онлайн рәвештә укырга кер» супер сервисы аша:

Моның өчен абитуриентка порталда электрон гариза тутырырга кирәк: югары уку йортын сайларга, БДИ тапшырган предметларны күрсәтергә, белем һәм шәхси казанышлар турындагы документларның күчермәләрен кертергә һәм шәхси кабинеттагы мәгълүматны күзәтеп торырга кирәк.

3) Шәхсән кабул итү комиссиясе аша.

2021 елда документларны шәхсән кабул итү төре яңадан гамәлдә. Абитуриент, кирәкле документлар пакеты белән, кабул итү комиссиясенә (Большая Красная урамы, 55) килә һәм гариза тутыра ала. Документларны кабул итү COVID-19 пандемиясенә бәйле барлык куркынычсызлык чараларын һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп гамәлгә ашырылачак».


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында ике көнлек визит кысаларында Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Алишер Солтанов белән очрашты.

Очрашу барышында яклар уртак проектларны һәм хезмәттәшлекнең күздә тотылган юнәлешләрен гамәлгә ашыруны дәвам иттерү турында килештеләр.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Үзбәкстан белән Татарстан төбәкләре арасында эшлекле форум узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов һәм Ташкент өлкәсе хәкиме Даврон Хидоятов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Форум эшендә Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы эшлекле бергәлекләренең барлыгы 100 артык вәкиле катнашты.

Теләге булган һәркем үз соравын «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә юллый һәм аңа җавап алырга мөмкин. Компания июнь аенда «Бизнес Online» электрон газетасы мәйданчыгында үз клиентлары белән аралашуның яңа форматын эшләтеп җибәргән.

Баннер төймәсенә басып, сораулар, теләкләр юлларга мөмкин. Татарстанлылар сорауларга җавапларны электрон почта яки компаниянең рәсми сайтында һәм «Инстаграм»да алачак.

Шулай ук компаниянең бушлай контакт-үзәге дә эшли: 8 800 200-25-26.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне уздырып үтәгән. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 предприятиене җәлеп итү).  Сакчыл җитештерү нигезләренә планлаштырылганнан 1,5 тапкырга күбрәк кеше укытылган.

Хакимиятнең җаваплы органнары һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Түбән Новгородта булып узган «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумы кысаларында «Иң актив төбәк» номинациясендә бүләкләнгән.

«Җитештерүчәнлек 360» форумы, гадәттәгечә, сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның иң яхшы тәҗрибәләрен җәелдерүдә Россиядә төп мәйданчык булып тора. Форум 2021 елның 15-16 июнендә Түбән Новгород шәһәрендә узган, ул Россия дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр, социаль өлкә оешмалары, сакчыл җитештерү принципларына нигезләнгән җитештерү системаларын төзү буенча Россия предприятиеләре, шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр вәкилләрен берләштергән.

Татарстан Республикасы предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына җәлеп итүдә лидерларның берсе булып тора, әле 2017 елда ук, предприятиеләргә үз җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итүче сынау төбәкләре арасына керде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне уздырып үтәгән. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 предприятиене җәлеп итү).  Сакчыл җитештерү нигезләренә планлаштырылганнан 1,5 тапкырга күбрәк кеше укытылган.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру «Стратегия-2030» билгеләгән максатка ирешүнең төп резервы булып тора, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. – Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора. Бу бурыч Россия Президенты Указы белән дәүләтнең өстенлекле дәрәҗәсенә чыгарылды».

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның гыйнварында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО сертификациясен илдә беренчеләрдән булып уңышлы узды.

Бүген «Татарстан-Үзбәкстан» эш форумы кысаларында «УзЭкспоЦентр» Милли күргәзмә комплексы мәйданчыгында Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе Made in Tatarstan бренды белән үз продукцияләрен тәкъдим итте, алар: «Казан вертолет заводы» АҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ, «ТЭМПО» ХК, «Химград» АҖ, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ һәм башкалар.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар карады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек визит белән Үзбәкстан Республикасына килде.

Татарстан делегациясе визиты барышында Үзбәкстан Республикасы җитәкчелеге белән берничә очрашу узачак, анда республикалар арасында төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек торышы һәм перспективалары турында фикер алышыначак, Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы күргәзмәсе, Татарстан-Үзбәкстан бизнес-форумы узачак, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Үзбәкстан Республикасына эш визиты белән килде.

Ике көнлек сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле түгәрәк өстәл утырышы узды, анда сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык министры Шерзод Хидоятов, Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев, шулай ук Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады.

Чара кысаларында сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең актуаль һәм перспектив юнәлешләренә багышланган мәсьәләләр, аерым алганда, уртак проектлар турында фикер алыштылар.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе составында сәнәгатьнең төрле тармакларындагы 25 сәнәгать предприятиесе вәкилләре катнаша. «Без Президент Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең визиты үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа импульс булыр дип өметләнәбез», – диде Альберт Кәримов.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Торговля России» конкурсын уздыра, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алыначак.

«Торговля России» Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда узды. Аның төп идеясе – Россиянең ваклап сатудагы уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешенә этәргеч бирү.

Конкурс үткәрүнең беренче елында илнең барлык почмакларыннан катнашу өчен 600 артык гариза бирелгән, икенче елда алар саны инде 800  артык булган, узган ел 900 якын гариза бирелгән.

2021 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы октябрь аенда «Ритейл атнасы» бизнес һәм хакимият форумының көзге өлеше кысаларында узачак.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

· «Иң яхшы сәүдә шәһәре»

· «Иң яхшы сәүдә урамы»

· «Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты»

· «Иң яхшы ярминкә»

· «Иң яхшы ваклап сату базары»

· «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»

· «Иң яхшы кибет»

· «Иң яхшы фаст-фуд объекты»

· «Иң яхшы сәүдә фестивале»

· «Иң яхшы күпләп сатучы азык-төлек базары»

· «Җирле товар җитештерүчеләрнең иң яхшы фирма челтәре»

Конкурста түбәндәге оешмалар катнаша ала: сәүдә тармагына кураторлык итүче башкарма хакимият органнары, муниципаль берәмлекләрнең администрацияләре һәм сәүдә эшчәнлеген башкаручы хуҗалык субъектлары.

Конкурста катнашу өчен катнашучыларга торговляроссии.рф сайтында анкета тутырырга киңәш ителә.

Конкурсның Оештыру комитеты, тел.+7 495 924 02 80, tr@russiant.org

«Ремонтно-механический завод – Нижнекамскнефтехим» предприятиесе сыешлы җылылык алмашу җиһазларын эшләп чыгара һәм ремонтлый. Күптән түгел предприятиедә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуның беренче нәтиҗәләрен ясаганнар. Ул Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Ярты ел эчендә хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлелеге 50%ка арткан.

ФКҮ проекты җитәкчесе Роман Батрасов сөйләгәнчә, җитештерү мәйданчыгында каучук – винтлы тапшыру валын бүлеп чыгару киптерү машинасы детальләрен әзерләү процессы оптимальләштерелгән.

«Сынау агымы – җыелган вал. Ул валның үзен, втулка, калып, шпонкалар әзерләү һәм ахырдан әзер эшләнмәләрне җыюны үз эченә ала. Агымда эшләп чыгару күләме 50%ка арткан, ә җитештерү процессының вакыты 33%ка – 120 көнгә кадәр кимегән. Параллель рәвештә винтлы тапшыргыч втулкалары – валның төп детальләре буенча тәмамланмаган җитештерү күләме дә кимегән. Элек җитештерүдә бер үк вакытта валларга 42 втулка булса, хәзер 5 тапкыр азрак – 8 данә генә. Әлбәттә, бу күп вакытны янга калдыра, хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра һәм файдалы мәйданнарны бушата», – дип билгеләп үтте Роман Батрасов.

Җитештерү процессы озакка сузыла торган булган, мәсәлән, винтлы тапшыргыч втулкаларының зур партияләрен көйләп җибәргәндә, бу исә эшчәнлекнең тик торуына, көтү һәм җитештерү срокларын үти алмауга китерә торган булган. Проектны гамәлгә ашыру барышында партиянең минималь күләме 6 данәгә кадәр кимегән. Моннан тыш, элек, ватылу сәбәпле, лимитлаштыручы җиһазлар атнага 4 сәгатькә кадәр эшләмичә тора торган булган. Хәзер ватылып туктау очраклары нульгә кадәр кимегән.

«ФКҮ экспертларының квалификацияле эше нәтиҗәсендә сынау проекты кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча без ярты елга дип билгеләгән төп бурычлар һәм чаралар үтәлде, – ди «Ремонтно-механический завод-Нижнекамскнефтехим» ҖЧҖ директоры Илдар Шәрипов. – Бу вакыт эчендә 20дән артык кеше сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтелде. Моннан тыш, бездә үзебезнең эчке ике тренерыбыз әзерләнде һәм алар инде үз көчләре белән заводның 50дән артык хезмәткәрен укытты».

Предприятие директоры билгеләп үткәнчә, илкүләм проект тәҗрибәсе производствоның башка участокларына да җәелдереләчәк. Шул исәптән су белән тәэмин итү бүлегендә, конструкторлык-технология бүлегендә, складта һәм башка цехларда да эшнең нәтиҗәлелеген арттырачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International