Сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлау

2021 елның 24 июле, шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. 

Бүген Татарстан кулланучылары өлкәсендә төрле форматтагы 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе эшли. Республика ваклап сату әйләнеше күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керә. Булдырылган эш урыннары саны буенча да сәүдә алдынгыларның берсе булып тора. Республика икътисадында хезмәт куючыларның 16 проценты сәүдә өлкәсендә эшли.

Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Сез башкарган эшчәнлек – көндәлек. Кешеләрнең кәефе һәм яшәеш шартлары, көнкүреше күп очракта Сезнең һөнәри осталыкка, Сез күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатына, Сез биргән күңел җылысына һәм Сез күрсәткән сабырлыкка бәйле.

Сәүдә хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел кебек. Монда белем һәм компетентлы булу таләп ителә, җаваплы һәм фидакарь булу зарур, инициатива күрсәтергә, хәтта иҗат кешесе дә булырга кирәк. Ә иң мөһиме, кешеләр белән эшли белү: сабыр, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм ягымлы булу шарт.

Республика үсешенә керткән намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерәм. Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм энергия, нәтиҗәле эш һәм хезмәттәшлек формаларын эзләүдә уңышлар, бизнеста казанышлар һәм югары табыш телим!

Бәхет, башлаган һәр эшегездә уңышлар сезгә!

ТР Премьер-министр урынбасары –

Татарстан Республикасы

 сәнәгать һәм сәүдә министры

Альберт Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International