Алберт Кәримов ГМС төркеме җитәкчелеге белән очрашуда катнашты

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«ГМС төркеме» АҖ – динамик үсештәге күп юнәлешле эре холдинг, ул сәнәгатьнең төрле тармаклары: нефть-газ тармагы, торбаүткәргеч транспорт, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм ТКХ өчен насос, компрессор һәм блок-модуль җиһазларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә иң куәтле фәнни-җитештерү потенциалына ия. 2012 елдан машина төзелеше холдингы структурасына «Казанькомпрессормаш»Татарстан заводы да керә.

Очрашуда Татарстан һәм ГМС төркеменең берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, катнашучылар «Казанькомпрессормаш» заводын үстерү, предприятие егәрлекләрен җитештерү заказлары белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International