6 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Катнашучылар 2025-2027 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразының, шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты һәм ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар.
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм өмрә эшләре буенча министры Тәүфикъ бен Фәүзан әр-Рабиа белән очрашты. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин җитәкчелегендә 2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча республика сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Ул 3 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Владивостокта Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы мәйданчыгында уза. Республика делегациясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аның составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов керде.
Татарстан делегациясе Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә эш визиты белән Таҗикстан Республикасында.
3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Kazan Digital Week 2024 халыкара форумына әзерлек һәм аны үткәрү турында» брифинг узды. Спикерларның берсе булып Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Танҗу Бильгич белән очрашты. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.
Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары җитәкчелегендә Герман Лернер Әрмәнстан Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Анна Донченко белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.
Киңәшмә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында КНИТУ ректоры Юрий Казаков һәм «Вакууммаш» АҖ генераль директоры Евгений Капустин заманча инженерлык кадрларын әзерләү турында килешү имзаладылар.