Сәнәгатьтә ел вакыйгасын сайлыйбыз!

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2025 ел йомгаклары буенча республика сәнәгатендә иң әһәмиятле вакыйга өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.

15 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр без ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Телеграм-каналына язылучыларга 20 якты инфоповод арасыннан 10 иң мөһимен сайларга тәкъдим итәчәкбез. Алар «Татар-информ» сайтында тавыш бирү финалына узачак, ул 23 декабрьдә 8:00 сәгатьтән 25 декабрьдә 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүче предприятие 26 декабрьдә игълан ителәчәк.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татар-информ» телеграм-каналларына язылыгыз, ел вакыйгасын сайлагыз һәм халык тавыш бирү нәтиҗәләрен күзәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International