ТР Хөкүмәте Йортында нефть химиясен үстерү проектларын тәкъдир иттеләр

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Утырышта катнашучылар берничә проектны карадылар:

Нефть химиясе сәнәгатендә ясалма интеллектны куллану турында Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Максим Федоров сөйләде.

«СВТМА» видео һәм тепловизион мониторинг һәм аналитика системасын «Дәүләт гамәли оптика институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры Сергей Косковский тәкъдир итте.

РФА А.Ф. Иоффе исемендәге Физика-техника институты ФДБФУ  (Санкт-Петербург) директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Павел Брунков энергетика секторында импортны алмаштыру проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итте.

Татнефтехиминвест-холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин 2026 елга республика нефть-газ-химия комплексы предприятиеләренә һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җибәрелә торган углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеген карауга һәм раслауга чыгарды.

Әлеге исемлек нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре заявкалары буенча әзерләнгән. Республика эчендәге кооперация схемасы нефть химиясе комплексында кече эшкуарлыкны үстерүгә уңай шартлар тудыру өчен эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International