«Казаноргсинтез» Директорлар советы әгъзалары чираттагы утырышта 2026 елга экологик нәтиҗәләргә ия булган предприятие производствосын үстерү һәм модернизацияләү инвестицион программасын хупладылар. Аның күләме 1 млрд.сумнан артык.
Хупланган инвестпрограмманың иң эре проектлары арасында: киләсе елда чистарту корылмаларын модернизацияләү, ул агынты суларының сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, корымсыз яндыруны тәэмин итү өчен факел системасын модернизацияләү, чистарту системаларын һәм ташланмаларны тотып калу системаларын яңарту.
«Бүген «Казаноргсинтез» Директорлар советы әгъзалары чираттагы утырышта предприятиенең 2026 елга 1 млрд.сумнан артык инвестицияләр белән экологик программасын хупладылар. Ул экологик нәтиҗәле җитештерү куәтләрен модернизацияләү проектларын үз эченә ала. СИБУР җитештерүне үстерү, модернизацияләү һәм яңарту эшен дәвам итә. Гамәлгә ашырыла торган проектларның төп кыйммәте аларның экологик яктан чиста булуында, – диде Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры, «Казаноргсинтез» Директорлар советы әгъзасы Олег Коробченко. – 2025 елның төп экологик проекты югары тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүдә өстәмә газларны рекуперацияләү системасын яңарту булды. Проектны гамәлгә ашыру әлеге производствоның факел системасында чыгарыла торган ташланмаларны өч тапкырга киметеп, предприятиенең экологик һәм нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Казаноргсинтез» командасы пиролиз һәм полиэтилен җитештерүгә өстәмә газларны кайтару буенча рекуперация системасын реконструкцияләүне уңышлы тәмамлады. Проектка инвестицияләр 1,8 млрд.сум булды».