Зеленодольскта ПОЗиС хезмәткәрләренә тантаналы рәвештә яңа фатир ачкычлары тапшырылды

2025 елның 19 декабре, җомга

Аларны күпьеллык хезмәт стажы булган хезмәткәрләр, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсенең хезмәт династияләрен дәвам итүчеләр алды. Яңа фатирга күченүчеләр арасында шулай ук ятим балалар һәм бер күпбалалы гаилә дә бар. Бу – Паратская урамындагы 161 фатирлы торак йорт, ул социаль ипотека программасы кысаларында ТР Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Йорт 8 торак каттан һәм 4 подъезддан тора. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә тапшырылган: сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, шулай ук температураны көйләгечләр белән җиһазландырылган.

– Безнең карашка, торак белән тәэмин итү – предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итүдә уңышның нигезе ул, – дип ассызыклады Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов тантаналы чарада. – Без катлаулы заманда хезмәткәрләргә сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итә алуыбыз белән горурланабыз. Тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру – кешеләргә, гомуми киләчәккә инвестицияләр кертү. Яңа йорт – баш өстендәге түбә генә түгел, ул гаиләләр төзелә, балалар үсә, гаилә традицияләре формалаша һәм хыяллар тормышка аша торган урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International