"Татнефть-АЗС Центр" компаниясендә һөнәрчелек осталыгы буенча бәйге уздырылды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе
 

"Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖда әйдәп баручы һөнәрләр - АСС мастерлары (башлыклары), АЯС операторлары, слесарь-электриклар, ягулык-салу операторлары  арасында традицион һөнәрчелек осталыгы буенча XV бәйге узды. Быел һөнәрчелек буенча иң яхшылар исеме өчен оешманың 8 филиаллыннан 40 хезмәткәр катнашты. Бәйгедә Әлмәт, Баулы, Чаллы, Казан, Ульяновск, Самара, Чуашия, Марий-Эл филиалы һәм Удмурт участогы вәкилләре катнашты.

Бәйге ике этаптан -  теортик һәм практик этаплардан торды.

Бәйгенең беренче этабында катнашучылар эшчәнлек юнәлешләре, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белү буенча сорауларга  җавап бирделәр. Икечне этапта катнашучылар үзләренең һөнәри белемнәрен гамәлдә күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча АЗК башлыклары һәм  АЯС мастерлары арасында беренче урында Казан филилалы вәкиле Динар Гыйльфанов, 2 урында - Ульяновск филиалыннан Дмитрий Тимажев, 3 урында - Әлмәт филилалыннан Михаил Котлов. АЯС операторлары арасында беренче урында Әлмәт филилалыннан Наталья Киященко, икенче урында - Чуашия филиалы вәкиле Ирина Дмитриева, өченче урында – Баулы филиалының АЯС операторы - Ольга Кашина.

Слесарь-электриклар арасында беренче урында - Илшат Галиуллин (Әльмәт филиалы); икенче урында - Александр Брюнеткин (Чаллы филиалы); өченче урында - Андрей Сорокин (Баулы  филиалы).

Ягулык сату операторлары арасында беренче урынны Лилия Рәҗапова (Әльмәт филиалы); икенче урынны Татьяна Бычкова (Чуашия филиалы); өченче урынны Оксана Дьяченко (Баулы филиалы) яуладылар.

 

Әлеге бәйгене уздыру катнашучыларның квалификациясен үстерә, хезмәткәрләрне актив эшчәнлеккә, җитештерү бурычларын сыйфатлы  үтәүгә стимуллаштыра  һәм  "Татнефть" Компаниясе имиджын үстерергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International