2015 елның 5 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD (Цзингун Интернешнл, Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда күп кенә Кытай компанияләренең эшләгәне турында хәбәр итте. Әйтик, “Аммоний” проектында,”КАМАЗ” ААҖдә Кытай компанияләре эшли, “Хайер” Кытай компаниясе “Мастер” Кама индустриаль паркында көнкүреш техникасы җитештерүен ачарга планлаштыра. Кытай компанияләре шулай ук “Мәскәү – Казан” югары тизлекле тимер юл төзелеше проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
Кытай Халык Республикасы компанияләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Кытайда сәүдә-икътисадый вәкиллек ачты, хәзерге вакытта Казанда КХРның генераль консуллыгын ачу мәсьәләсе карала.
Jinggong International Group вәкилләре белән очрашу нәтиҗәсендә Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен төгәлрәк өйрәнү өчен эш төркемен булдырырга тәкъдим итте.
Мәгълүмат өчен:
Jinggong International – халыкара авыл хуҗалыгы, сәнәгать, энергетика, транспорт, сәүдә һәм башка тармакларга инвестицияләр кертүче, шулай ук консалтинг өлкәсендә хезмәт күрсәтүче корпорация. Әлеге корпорация Кытай Дәүләт советы һәм Кытай банкы тарафыннан 1999 елның октябрендә оештырылды, аның иң эре акционеры –China Orient Asset Management Corporation дәүләт предприятиесе.