Идел буе федераль округы делегациясенең Кытайга эш визиты

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 6 августында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.В.Бабич җитәкчелегендәге Идел буе федераль округы делегациясе составында Кытайга эш визиты кысаларында Ухань  шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы, Хубэй провинциясе) мәдәни алмашулар Россия – Кытай Йортын ачу тантанасында катнашты.

   Культ объектын торгызу эшләрен Кытай ягы Россия белгечләрен җәлеп итеп алып барды. Кытай ягы әлеге торгызу эшләренә 47 млн. юань (265 млн. сум) сарыф итте. Гыйбадәтханә нигезендә Россия-Кытай мәдәни алмашулар Йорты эшлиячәк.

Идел буе федераль округы делегациясе әгъзалары «Цзефан» («Азатлык») паркында үзләре теләп очучылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. 1938 елда Ухань шәһәре һәм аның тирәсе Икечне япон-кытай сугышы вакытында каты сугышлар урыны иде. Әлеге җирдә совет очучылары катнашында  һава сугышлары узды. Ухань шәһәре тирәсендә Кытай ягында япон оккупантларына каршы сугышта 100 артык безнең милләттәшебез һәлак булды.

«Цзефан» паркының мемориаль зиратында 15 совет очучысы күмелгән.

7 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Идел буе федераль округы һәм  Янцзы елгасының Югары, Урта агымы төбәкләре җитәкчеләренең дүртенче түгәрәк өстәле утырышында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International