2015 елның 6 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район башлыклары һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан 2013 елдан башлап «Газпром» ААҖ белән бергә системалы рәвештә һәм озак вакытка нигезләнгән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү белән шөгыльләнә. Казанда ачылган «Газпром» компаниясе филиалы - «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, дип әйтте ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, агымдагы елда өч яңа АГНКС (Түбән Кама, Зеленодольск һәм Бөгелмә) эксплуатациягә тапшыру планлаштырыла. Шулай ук Чаллыдагы станцияне реконструкцияләү тәмамалана. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы әйтүенчә, республикада эшләп килүче 10 АГНКС челтәре бөтен Татарстан территориясе буенча газ-мотор техникасының тулы маршрутларын оештырырга ярдәм итә.
Очрашу кысаларында «Газпром газомоторное топливо» компаниясе Татарстан территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексын һәм КриоАЗС челтәрен төзү проектын тәкъдим итте. Татарстан - Россиядә сыекландырылган табигый газ нигезендә комплекслы җитештерү-сату инфраструктурасы булдыручы беренче регион булачак дип планлаштырыла. Шуның өчен «Чистай» индустриаль паркы территориясендә шундый комплекс 2030 елга кадәр этаплап төзеләчәк. Аның куәте елына 200 мең тоннага җитәчәк. Проектта шулай ук 13 КриоАЗС сату челтәре оештыру карала.
Яңа инфраструктур объектларны төзегәндә приоритетта илнең төп технологик җиһазлар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итү булачак.
2030 елга сыекландырылган табигый газ - мотор ягулыгы сыйфатында Татарстанда 16 меңнән артык техника берәмлегендә, башлыча автомобиль транспортында файдаланылачак дип көтелә. Сыекландырылган табигый газ 197 мең тоннага кадәр кулланылачак.
Киңәшмәдә катнашучылар билгеләгәнчә, проектны гамәлгә ашыру транспорт предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттырачак, региональ бюджетка салым керүләр күләме күбәячәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, шулай ук экологик вәзгыять яхшырачак.