“Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” I республика фестиваль - бәйгесе

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 25 июлендәге 542 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2015 елның 28 июлендәге 1643-р  номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә "Казылык" номинациясендә  (ит эшкәртү продукциясе) “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” I республика фестиваль - бәйгесе уздырыла.

Фестивальнең максаты - югары сыйфатлылык, конкуренциягә сәләтлелек таләпләренә туры килә торган һәм экологик чиста иң яхшы ит продукциясен популярлаштыру. Фестиваль авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, кулланучыларның хокукларын, мәнфәгатьләрен һәм өстенлекләрен тәэмин итү, импортны алыштыру һәм товар базарларында республика абруен үстерүгә ярдәм итү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелә.

Фестивальдә катнашу өчен товар җитештерүчеләренә 2015 елның 15 августына кадәр ntm.rt@mail.ru электрон адресына заявка  җибәрергә кирәк. Өстәмә мәгълүмат  теркәлүдән соң биреләчәк.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/i-respublikanskiy-festival-konkurs-natsionalnaya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International