Татарстан Республикасы делегациясе «МАКС-2015» 12 халыкара авиация-космос салонында катнаша

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
 

2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында «МАКС-2015» 12 халыкара авиация-космос салонында катнаша.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы предприятиеләре җитәкчеләре -  "КВЗ" ААҖ, «Туполев» САҖ филиалы -"С.П.Горбунов исем. КАЗ”, «Казанның Гипронииавиапром» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы»ААҖ ААҖ, НПО “Симонов исем.НПО” АҖ, "ЭНИКС" ЯАҖ,  " "Радиоприбор" АҖ, “Элекон заводы” ААҖ, "Казан приборлар җыю конструкторлык бюросы" ААҖ, “В.И. Шимко исем. "НПО "Радиоэлектроника" ААҖ,  «КНИАТ» АҖ, «Тулпар Интерьер групп" ҖЧҖ, «Алабуга-Волокно» ҖЧҖ.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов Татарстан Республикасы предприятиеләре экспозициясе эшендә катнашачак.

 «МАКС-2015 » кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның «ОАК»  Президенты Юрий Слюсарь, “Россия вертолетлары” АҖ генераль  директоры Александр Михеев белән очрашуында катнашачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International