2015 елның 21 августында Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Хәзерге заман мәгарифе яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» пленар утырышы кысаларында ассызыклаганча, Татарстан Республикасы төрле юнәлешләр буенча илнең модель төбәгенә әйләнде, соңгы биш ел эчендә без үсештә күпкә алга киттек.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, республика төп икътисадый күрсәткечләр буенча лидер дәрәҗәсендә, күп кенә юнәлешләр буенча әйдәп баручы позицияләрне биләп тора. Инвестицион климат буенча без беренче урында, инновацион активлык буенча – икенче урында, авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча – өченчедә.
Татарстан сәнәгать җитештерүе һәм тулаем төбәк продукты күләме буенча шулай ук әйдәп баручы позицияләрдә тора.
«Татарстан – инновацион төбәк, һәм без үзебезнең эшебез белән моны һәрвакыт дәлилләргә тиеш. Республика үсешен мәгариф системасын үстерүдән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Безнең максат - һөнәри белемле яңа буын тәрбияләргә. Безнең уңышлы үсешебез нигезен үсеп килүче буынны Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар традицияләре һәм мәдәниятләре нигезендә, гаиләдә тәрбияләү тәшкил итә.