ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2012 ел
җомга
31 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов
«Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмә чаралары уздыру буенча киңәшмә үткәрде. Әлеге күргәзмә 5 – 7 сентябрьдә Казан шәһәрендә булачак. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р. Сабиров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Казан ярминкәсе” ААҖ вәкилләре һ.б катнашты.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов Татарстан Республикасы халкын бәйрәм белән тәбрик итте:

«Хөрмәтле татарстанлылар һәм республикабыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Республика көне белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы – динамик үсештәге, күәтле сәнәгате, уңайлы инвестиция климаты, югары фәнни потенциалы булган төбәк.
2011 елда республикада 1,3 трлн. сумлык продукция җитештерелде. Моңа нефтьчеләр, нефть химиясе тармагы, машина төзелеше аеруча зур өлеш кертте. Агымдагы елның 7 аена Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме – 789,5 млрд. сум, ваклап сату күләме 351,9 млрд.сум тәшкил итте.
Республикабыз икътисадый, социаль, милли сәясәт, халык турында кайгырту, тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне саклап калу буенча үрнәк булып тора.
Күпмилләтле Татарстан халкына исәнлек, тынычлык, иминлек, Татарстаныбыз һәм илебез хакына башкарылган эшләрдә уңышлар телим».
27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасына Мексика Кушма Штатларының эшлекле даирәләре делегациясе килде. Делегация составын «DVertex» халыкара консалтинг компаниясе инвесторлары һәм бизнесменнары тәшкил итә. Визитның максаты – «DVertex» консалтинг компаниясен презентацияләү, Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышу.
Делегация “Алабуга” махсус икътисадый зонасында, Азнакай һәм Саба муниципаль районнарында булачак.
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика акциясе кысаларында “Түбән Кама нефтехим” ачык акционер җәмгыятьнең балаларга күрсәткән ярдәме 5 672,4 млн. сум тәшкил итә. Моңа шәһәрнең 20 уку йортына финанс ярдәме күрсәтү, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә, инвалид ата-аналар балигъ булмаган балалар тәрбияләгән гаиләләргә, оныкларына опекун булган ветеран-пенсионерларга матди ярдәм итү керә.

28
август, 2012 ел
сишәмбе
“Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе республикабызда берничә елдан бирле уздырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясендә республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары катнаша. Беренче сыйныф укучылары өчен уздырыла торган акциядә мәктәп һәм спорт киемнәре алына, күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтелә. Әлеге чара балаларга мәктәп кирәк-ярагы алырга ярдәм итә, аларда Белем көнендә бәйрәм кәефе тудырырга булыша”. Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә оешмалары быел да бу акциядә актив катнашты. Ярдәм төрлечә күрсәтелде: кемдер укучыларга канцелярия кирәк-яраклары салынган портфель бүләк итте, кемдер социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен махсус чаралар уздырды, мохтаҗ гаиләләргә адреслы матди ярдәм күрсәтелде, мәктәпләрне төзекләндерүдә ярдәм ителде.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
24 августта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр урынбасары Рашат Фәттахов җитәкчелегендә эшче төркем утырышы булды. Ул “Җәмәгать туклануы предприятиеләрен Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк бөтендөнья җәйге универсиадасы кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтүгә әзерләү”гә багышланды. Утырышта “Казан шәһәрендә 2013 елда үткәреләчәк XXVII бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе” АНО, кулланучылар хокукын яклау өлкәсе хезмәте, “Медицина профилактикасы республикасы үзәге” вәкилләре катнашты.

Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы кулланучылар базары мәсьәләләре буенча эшче төркем 2012 елның маенда төзелде, төп максаты – федераль дәүләт хакимияте органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, Россия товар җитештерүчеләре мәнфәгатен яклау өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү, һ.б.

24
август, 2012 ел
җомга
24 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министрлыклар, ведомстволар һәм республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, “Газпромбанк” ААҖ җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрелде, анда Хезмәттәшлек итү турында беркетмәгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “Газпромбанк” ААҖ исеменнән Идарә рәисе урынбасары Ф. Канцеров кул куйды.

21
август, 2012 ел
сишәмбе
21 августта Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең энергетика министры Александр Новак килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, республиканың ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре җитәкчеләре каршы алды. А. Новак Татарстанга визиты кысаларында Казан шәһәрендә 2013 елда узачак җәйге универсиада уеннары объектларын энергия белән тәэмин итү, Идел буе федераль округында электр энегетикасы объектларын көзге-кышкы чорга әзерләү буенча җыелышлар уздырачак, нефть чыгару һәм эшкәртү объектлары белән танышачак.

17
август, 2012 ел
җомга
17 августта Татарстанда беренче тапкыр “Мин күккә гашыйк!” кече авиация бәйрәме уздырыла. VI халыкара «АКТО-2012» күргәзмәсе кысаларында үткәрелә торган шоу Россиянең авиация тармагы тарихының истәлекле даталарына: Россия хәрби авиациясенең 100 еллыгына, А.Н. Туполев ис. КБ 90 еллыгына, Горбунов ис. КАҖБ 85 еллыгына, А.Н. Туполев ис.КНИТУ – КАИ 80 еллыгына һәм "Электроприбор" заводының 95 еллыгына багышлана.

16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов предприятие коллективын бәйрәм белән котлады:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International