ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 15 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшчәнлекләрен реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнүче оешмаларның инвестиция проектларын карау һәм бәйләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда "ЕлАЗ" ҖБ" ААҖ, "Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ, "Татспиртпром" ААҖ, "АК БАРС АЭРО" ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, һ.б предприятиеләрнең инвестиция проектлары каралды.

14
август, 2012 ел
сишәмбе
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә ачылган «Авиакосмос технологияләре, заманча материаллар һәм җиһазлар. Казан-2012» VI халыкара махсус күргәзмәсе (АКТО-2012) кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе ("ОАК"), «С.П.Горбунов ис. КАҖБ», А.Н.Туполев ис. КНИТУ арасында Татарстан Республикасы авиация кластеры өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов та катнашты.
Документны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "ОАК" ААҖ Президенты М. Погосян, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ генераль директоры В. Каюмов, КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Н. Абруков имзалады.

10
август, 2012 ел
җомга
9 августта Түбән Кама шәһәрендә «Иң яхшы эретеп ябыштыручы-2012» төбәк конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Беренче урынны Әлмәт шәһәреннән "Нефтегаз" предприятиесе эшчесе Евгений Владимиров алды. Икенче урынга Михаил Новокрещенов ("ПромСтройПодряд" ҖЧҖ), өченче урынга Ринат Каримуллин («Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ) лаек дип табылды. Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов катнашты.

8
август, 2012 ел
чәршәмбе
8-10 августта Венесуэланың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес Татарстан Республикасына килде. Илче республиканың алдынгы нефть химиясе предприятиеләре («Татнефть» ААҖ, «Түбән Кама нефтехим» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ) эшчәнлеге белән танышачак.

7
август, 2012 ел
сишәмбе
Эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, эшче яшьләрнең алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау максатыннан 8-9 августта Түбән Кама шәһәрендә “Үз эшенең остасы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы кысаларында «Иң яхшы эретеп ябыштыручы-2012» төбәк конкурсы үткәреләчәк. Аны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ, республика эретеп ябыштыручылары берләшмәсе оештыра. Мәгълүмати ярдәм итү "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан башкарылачак.

6
август, 2012 ел
дүшәмбе
"Россия вертолетлары" холдингына керүче «Казан вертолёт заводы» ААЖ EN 9100:2009, AS9100 Revision C/JIS Q 9100:2009 "Авиация, космик һәм оборона тармагы СМС" халыкара стандартлары буенча BUREAU VERITAS Certification Халыкара бәйсез сертификацияләү оешмасының сыйфат менеджменты сертификатына ия булды.
Әлеге стандарт нигезенә эшчәнлекне төгәл регламентацияләү, технологик һәм җитештерү операцияләрен стандартлаштыру салынган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, AS 9100 Америка стандарты булып санала, Европада шуңа охшаш EN 9100, Азиядә JISQ9100 кулланыла. "КВЗ" ААҖ бу стандартларның барысы буенча да сертификат алды. Сертификат аэрокосмик индустрия OASIS (Online Aerospace Supplier Information System) товар ташучыларының халыкара электрон мәгълүмат базасына керү мөмкинлеге бирә. Сертификацияләү аудиты 2011 елның ахырында уздырылды.
Татарстан Республикасында 14 –17 август көннәрендә VI халыкара күргәзмә «АКТО-2012» уздырылачак, Күргәзмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан вертолёт заводы» ААЖ, А.Н.Туполев ис. КНИТУ, «Туполев» ААҖ КФ КБ, «С.П.Горбунов ис. КАҖБ» ААҖ, "Казан ярминкәсе" ААҖ, «Вертолет-Медиа» ҖЧҖ оештыра.

2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
3 – 5 августта Алабуга шәһәрендә V Бөтенроссия Спас ярминкәсе үткәрелә. Анда 400дән артык һөнәрче катнашачак. Ярминкәгә ювелир әйберләр, милли киемнәр, киндер кием-салым, мамык, агачтан уеп ясалган әйберләр, керамика (уенчыклар), гжель, нәфис күн, корама тегү һәм курчаклар, металлдан, кайрыдан, пыяладан ясалган әйберләре белән Россия Федерациясенең 44 шәһәреннән һәм 20 җирлегеннән халык һөнәрчеләре катнаша. Ярминкәгә шулай ук Россиянең һәм чил илләрнең күн эшкәртү осталары киләчәк, алар теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәчәк.

1
август, 2012 ел
чәршәмбе
1 августта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов куллану базарының эре объектларында иминлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һ.б катнашты.
Киңәшмә кысаларында иҗтимагый тәртип, янгын куркынычсызлыгы, санитария-эпидемиология һәм ветеринария иминлеге өлкәсендә гамәлдәге законнарны тайпылышсыз үтәү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды.
1 августта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аппараты вәкилләре катнашты. Кунакларга республиканың сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү булды, Татарстан Республикасы һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International