2012 елның 1 октябрендә Ford Sollers уртак предприятиесе эшчәнлеге башлануга бер ел булды. Предприятие эшли башлаганнан соң өч ай узгач Алабуга заводында Ford Transit җыела башлады. Агымдагы елның яртысында Алабуга заводында Ford S-MAX, Ford Galaxy, Ford Kuga һәм Ford Explorer автоомбильләре җыела башлады. Сентябрь аенда 10 меңнән артык Ford автомобиле сафка басты.
Татарстандагы җитештерүне арттыру максатыннан, июль ахырында заводка эшчеләр кабул итү башланды. Бүген меңнән артык инженер-техник, эшче хезмәтләр белгечлекләре буенча вакансияләр бар. Киләчәктә бирегә 4000 нән артык кеше кабул итү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ташина төзүчеләр тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте:
“Хөрмәтле машина төзүчеләр тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Бүген Татарстан һәм Россия икътисадларын сезнең тармак продукциясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Машина төзелеше сәнәгатьнең нигезен тәшкил итә һәм аның үсеш динамикасын, сыйфатын чагылдыра, республика һәм ил икътисадларын ныгытуга зур өлеш кертә. Бүген Татарстанда машина төзелеше өлкәсе инновацион һәм конкурентлылыкка сәләтле тармак.Үткән ел бу өлкәдә 300 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Гомуми җитештерү күләмендә машина төзелешенең чагыштырма күләме 23 процент тәшкил итте. Агымдагы елның 8 аенда бу тармакта җитештерү 186 млрд. сумга җитте.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда министрлык хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
5 сентябрьдә «Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары Р. Моратов, Әзәрбайҗанның сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Гөлмәммәт Җәфаров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Бәдретдинов, Россия нефть, газ сәнәгате бергәлеге президенты Г. Шмаль, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе нефть институты директоры Л. Алтунина, Башкортостанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Ю. Пустовгаров, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе комплексының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Күргәзмәне тантаналы ачу вакытында төрле номинацияләр буенча иң яхшы экспонатларга гран-при тапшырылды. Алар арасында “Татнефть” ААҖ, “Түбән Каманефтехим” ААҖ, Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге, һ.б бар
Шул ук көнне «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатендә инновацион технологияләр» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең һәм «Югары үзле нефть һәм табигый битум: эзләү һәм чыгару урынын әзерләү проблемасы һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышлары булды.
4 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов “2012-2013 елларга Татарстан Республикасында “Сакчыл җитештерү” методикасын гамәлгә ашыру һәм 2013-2015 елларга Татарстан Республикасында Лин-технологияләрне кертү перспективалары” максатчан программасын тормышка ашыру турында” киңәшмә уздырды.
5-7 сентябрьдә Казанда «Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмә узачак. Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ», ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ тарафыннан оештырыла.