Ford Sollers уртак предприятиесе туган көнен билгеләп үтте

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
2012 елның 1 октябрендә Ford Sollers уртак предприятиесе эшчәнлеге башлануга бер ел булды. Предприятие эшли башлаганнан соң өч ай узгач Алабуга заводында Ford Transit җыела башлады. Агымдагы елның яртысында Алабуга заводында Ford S-MAX, Ford Galaxy, Ford Kuga һәм Ford Explorer автоомбильләре җыела башлады. Сентябрь аенда 10 меңнән артык Ford автомобиле сафка басты.
Татарстандагы җитештерүне арттыру максатыннан, июль ахырында заводка эшчеләр кабул итү башланды. Бүген меңнән артык инженер-техник, эшче хезмәтләр белгечлекләре буенча вакансияләр бар. Киләчәктә бирегә 4000 нән артык кеше кабул итү планлаштырыла.
Мәгълүмат өчен:
Ford Sollers уртак предприятиесе Россиядә Ford автомобюильләре җыю, чит илдә һәм Россиядә сату өчен җаваплы. Ford Sollers ның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә җитештерү мәйданчыклары бар, үзәк офис Химки шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International