ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанның ике вәкиле – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Юрий Клочков "Россиянең индустриаль элитасы – иң яхшы 100 менеджер" рейтингы нәтиҗәләре буенча 2013 елның иң яхшы менеджерлары арасына керде.
22 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Түбән Новгород шәһәрендә булды. Делегация составында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре кертелгән иде.
Түбән Новгородта булу кысаларында республика делегациясе "Атомэнергопроект" Түбән Новгород инжиниринг компаниясе" («НИАЭП») җитештерү цехларында булды. Компаниянең презентациясе үткәрелде һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышулар булды.
19 апрельдә "Түбән Кама ЦМК шина заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә миллионынчы шина эшләп чыгарылды.
"Татнефть" ААҖнең тоташ металл кордлы шиналар эшләп чыгару проекты шиналар җитештерүдә перспектив юнәлешләрнең берсе. Бу заводны төзүгә "Татнефть" ААҖ тарафыннан 18 млрд. сум инвестиция кертелгән. Заводта елына 12 млн. данә шина эшләп чыгару планлаштырыла.

15
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
14 – 16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы бизнес даирәләре делегациясе Чехия Республикасына китте. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкли. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Чехиядә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, министрлыклар, ведомстволар, уку йортлары вәкилләре керә.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Петр Нечас белән, делегация Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән очрашачак. Шулай ук Чехиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашу планлаштырыла.
Татарстан – Чехия икътисадый форумы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Чех Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Б. Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба, ике республиканың бизнес даирәләре вәкилләре катнаша.
Эшлекле форумда Татарстан һәм Чехиянең сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестиция потенциялын презентацияләү булачак.

12
апрель, 2013 ел
җомга
12 апрель – Халыкара космоска очу көне. 2011 елның 7 апрелендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының махсус пленар утырышында 12 апрельне рәсми рәвештә Халыкара космоска очу көне итеп раслаучы резолюция кабул ителде. Резолюцияне 60 дәүләт эшләде. 1962 елның 12 апреленнән Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә иде. Бу истәлекле көн Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуы һәм Җир тирәли әйләнеп чыгуы белән бәйле. Космоста Җир тирәли очыш 108 минут дәвам итте.
11 апрельдә Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford Explorer җитештерүне тантаналы ачып җибәрү булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашты. Тантанада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А. Рахманов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Соллерс» компаниясе генераль директоры Вадим Швецов, CEO Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers беренче вице-президенты һәм башкаручы директоры Адиль Ширинов катнашты.

Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford автомобильләрен җыю 2012 елда башланды. Предприятие Kuga, S-MAX, Galaxy һәм Transit модельләрен эшләп чыгара, биредә 1500 кеше эшли.
Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне (2004 елның 23 июне) тормышка ашыру буенча 2013–2014 елларга чаралар планы имзаланды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Беларусь Республикасының нефть һәм химия дәүләт концерны рәисе урынбасары В. Волков имзалады. Планга агросәнәгать һәм урман комплекслары, сәнәгать кооперациясе, төзелеш һәм транспорт, нефть химиясе комплексы, күргәзмә-ярминкә, мәгълүмат-маркетинг эшчәнлеге, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча чаралар кертелде.
2013 елның 141 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Сакчыл җитештерү" методикасын кертү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева "Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек" 7 нче халыкара лин-конференция йомгаклары хакында бәян итте.
11 апрельдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Рашат Фәттахов Дагыстан делегациясе белән очрашты. Делегацияне Дагыстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Максуд Мусаев җитәкли.
Дагыстан делегациясе составына Дагыстан Республикасының сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгының Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.С. Сөләйманов, һ.б кертелгән.
Делегация кулланучылар базарының заманча инфраструктурасын булдыру, халыкны товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, махсус программа кулланып сәүдә реестрын булдыру, сәүдә һәм инвестиция эшчәнлегенә дәүләт ярдәме өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты.
2013 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында куллану базарының торышы турында эшче төркем утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Кулланучы хокукларын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт төбәк үзәге" ФДУ, Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасы, Казан шәһәре башкарма комитеты, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше агентлыгы, "Казан шәһәрендә уздырылачак 2013 елгы 27 Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе" АНО, "Тест-Татарстан" республика сертификация-методология үзәге" ЯАҖ һәм башкалар вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International