Татарстан вәкилләре Россиянең иң яхшы 100 менеджеры исәбендә

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Татарстанның ике вәкиле – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Юрий Клочков "Россиянең индустриаль элитасы – иң яхшы 100 менеджер" рейтингы нәтиҗәләре буенча 2013 елның иң яхшы менеджерлары арасына керде.
Рейтингның төп максаты – үз предприятиеләрен, тармакны яисә ил икътисадын үстерүгә өлеш керткән уңышлы менеджерлар табу. Предприятиеләрдә яңа технологияләр кертү (шул исәптән "Сакчыл җитештерү" технологияләре), сыйфат менеджменты системалары өлкәсендә системалы эшләү, җитештерүне һәм модернизацияләү процессларын камилләштерү һ.б кретерийлар исәпкә алынды.
Иң яхшы ун менеджер арасына Росатом җитештерү системаларын үстерү директоры Сергей Обозов, «ОАК» ААҖ президенты, ААҖ Идарә Рәисе Михаил Погосян, «Базовый элемент» компаниясе генераль директоры Олег Дерипаска, ОК «РУСАЛ» генераль директоры, En+ Group Президенты Алексей Мордашов, «Северсталь» ААҖ директорлар советы рәисе, «Северсталь-групп» ЯАҖ генераль директоры Валентин Гапанович, «РЖД» ААҖ өлкән вице-президенты Александр Моисеев, «Группа ГАЗ» УК җитештерү системаларын үстерү директоры Илья Федоров керде.
Проект җитәкчеләре әйтүенчә, хакимият вәкиле, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов әлеге менеджерлар арасына ныклы позицияләре белән килеп керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International