Татарстана делегациясе «Атомэнергопроект» Түбән Новгород инжиниринг компаниясе» ААҖ («НИАЭП») җитештерү цехларында булды

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
22 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Түбән Новгород шәһәрендә булды. Делегация составында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре кертелгән иде.
Түбән Новгородта булу кысаларында республика делегациясе "Атомэнергопроект" Түбән Новгород инжиниринг компаниясе" («НИАЭП») җитештерү цехларында булды. Компаниянең презентациясе үткәрелде һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышулар булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International