14 – 16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы бизнес даирәләре делегациясе Чехия Республикасына китте. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкли. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Чехиядә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, министрлыклар, ведомстволар, уку йортлары вәкилләре керә.
15 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Чехия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Петр Нечас белән, делегация Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән очрашачак. Шулай ук Чехиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән дә очрашу планлаштырыла.
Татарстан – Чехия икътисадый форумы эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Чех Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Б. Киселев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба, ике республиканың бизнес даирәләре вәкилләре катнаша.
Эшлекле форумда Татарстан һәм Чехиянең сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестиция потенциялын презентацияләү булачак.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.