Хөкүмәтара килешүнең чаралар планы имзаланды

2013 елның 12 апреле, җомга
Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне (2004 елның 23 июне) тормышка ашыру буенча 2013–2014 елларга чаралар планы имзаланды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Беларусь Республикасының нефть һәм химия дәүләт концерны рәисе урынбасары В. Волков имзалады. Планга агросәнәгать һәм урман комплекслары, сәнәгать кооперациясе, төзелеш һәм транспорт, нефть химиясе комплексы, күргәзмә-ярминкә, мәгълүмат-маркетинг эшчәнлеге, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек буенча чаралар кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International