10 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов киңәшмә үткәрде, анда Татарстан Республикасында Химиклар көненә әзерләнү һәм аны үткәрү, Әлмәт шәһәренең 60 еллыгын һәм нефть чыгара башлауның 70 еллыгын билгеләп үтү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратлары, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Әлмәт һәм Түбән Кама муниципаль районнары вәкилләре, химия тармагы хезмәткәрләре һөнәр берлеге вәкилләре, эре предприятиеләр вәкилләре катнашты.
8–9 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасында булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкләде. Татарстан делегациясе составына министрлыклар, предприятиеләр һәм вузлар җитәкчеләре кертелде.
Әлеге визит Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Визитның максаты – ике республика арасында алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү.