Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән “Европа бизнесы Ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлык арасында үзара аңлашу турында Килешү имзаланды

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
2013 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән “Европа бизнесы Ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлык арасында үзара аңлашу турында Килешүгә кул куйды. Әлеге Килешү Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиковның “Европа бизнесы Ассоциациясе” генераль директоры Франк Шауфф белән булган очрашу кысаларында имзаланды.
Әлеге Килешү инвестицион мохит тармагында булган хезмәттәшлекне арттыруны, Татарстан Республикасы белән Европа предприятиеләре арасында сәнәгать җитештерүен һәм сәүдә, шул исәптән, автокомпонентларны җитештерүдә һәм реализацияләүдә халыкара багланышлар үстерүне күззалый. Үзара кызыксыну уята торган конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, презентацияләр һәм киңәшмәләр уздыру өчен, Татарстан Республикасына Европа предприятиеләрен тарту буенча уңайлы шартлар булдырылачак.
Мәгълүмат өчен:
“Европа бизнесы Ассоциациясе” Европада иң эре оешма булып санала, үз эченә 600 артык икътисад өлкәсенең төрле юнәлешләрендә эшләүче компанияләрне ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International