Энергетика өлкәсендә фән–мәгариф кластерының координация Советы утырышы

2013 елның 6 декабре, җомга
2013 елның 6 декабрендә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге энергетика өлкәсендәге фән–мәгариф кластерының координация Советы утырышы узачак. Утырышта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановов, Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре, эре энергетика компанияләре һәм республиканың профессиональ көллиятләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Координация Советы утырышында 2013 елгы фән–мәгариф кластер эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2014 елга бурычлар билгеләү, энергетика өлкәсендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның әлеге кластерның профессиональ мәгариф учрежденияләре арасындагы элемтәләрне билгеләү, 2014 елга абитуриентларны кабул итү һәм икенче елга координация Советы утырышлары буенча фикер алышу планлаштырыла.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, координация Советы рәисе Равил Зарипов ассызыклавынча, “кластер типларын берләштерү катнашучыларга төрле мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Бу энергетика өлкәсе өчен кадрларны күпбаскычлы әзерләү, уртак челтәрле мәгариф программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, энергетика өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү өчен һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бару һәм башка күп төрле мәсьәләләр”
Мәгълүмат өчен:
Казан дәүләт энергетика университетының фән–мәгариф кластеры Татарстан Республикасы министрлар Кабинетының 2011 елның 22 апрельдәге 135 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Кластер эшчәнлеген координация Советы җитәкли. Совет рәисе булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләнде. Совет составында 25 кеше, шул исәптән, республиканың эре энергетика компанияләренең җитәкчеләре (“Сетевая компания”, “Генерирующая компания”, “Энергосбыт”, «КЭР-холдинг» һәм башкалар), республиканың министрлыклар, оешмалар һәм уку йортлары вәкилләре бар. Координация Советы фән–мәгариф кластерының стратегик җитәкчелеген тәэмин итә, аның составына Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика көллияте, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, Түбән Кама һәм Зәй политехника көллияте, “Энергетик” кадрлар әзерләү буенча Идел буе региональ үзәге керә.
2013 елның 30 июлендә энергетика өлкәсендә фән–мәгариф кластерының координация Советы, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән энергетика университеты арасында булып узган утырышта энергетика өлкәсе өчен махсус кадрлар әзерләү турында килешү имзаланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International