Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
«Нижнекамскнефтехим» ААЖ коллективы – “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең жиңүчесе
2013 елның 16 декабре, дүшәмбе
2013 елның 14 декабрендә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында “Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән быел беренче тапкыр үткәрелде. Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск шәһәрләрендә 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр уздырылды. Иң көчле командалар 10–12 декабрьдә Казанда үткәрелгән суперфиналда очрашты.
“Эшче яшьләр иҗаты” Республика телевизион фестивалендә республиканың төрле тармактагы предприятиеләренең 40 команда составында 18 –35 яшьтәге 400 якын белгеч чыгыш ясады («Камаз», «Нижнекамскнефтехим», «ПОЗиС», «Алабуга автомобиль заводы», «.С.П.Горбунов исем. КАПО», «Казан вертолет заводы» һәм башкалар).
Гала–концертта һәр коллектив үзенең осталыгын – җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән чыгышлар күрсәтте. Аерым зур урын милли иҗатка – татар халкы белән рус халкы иҗатына гына түгел, башка халыклар иҗатына да багышланган иде.
Зеленодольск шәһәренең фанера заводы командасының чыгышы бигрәк тә истә калды. Алар үзләренең заводы белән шаяннар һәм тапкырлар клубы форматында таныштырдылар. Тамашачылар фанерадан тегә торган дизайнер һәм спортсмен–уйлап табучы турында белделәр.
Чыгыш ясый торган һәр команданы тамашачылар алкышлар белән бик җылы каршы алдылар. Чыннан да, эшче яшьләрнең чыгышлары профессиональ дәрәҗәле артистлар чыгышларыннан бер дә ким булмады, бәлки, шуның өчен номинацияләрдә призлы урыннарны берничә команда берьюлы яулады.
Концерт барышында «Вокал» (соло һәм ансамбль башкаруында), “Ансамбль биюе”, “Дан минуты” (талантлар демонстрациясе), “Визитка презентациясе” номинацияләр лауреатларын бүләкләве узды.
Барлык конкурслар нәтиҗәсендә гомүмкоманда зачетында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Халык артисты, фестивальнең жюри рәисе Резеда Галимова һәм Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюссеры, жюри рәистәше Дмитрий Туманов бүләкләделәр. “Серго исем.завод” җитештерү берләшмәсе (Зеленодольск) коллективы һәм А.М.Булатов исем.күппрофилле лицей (Кукмара) өченче урынны үзара бүлештеләр. Аларга дипломнар һәм 20 меңлек сертификатлар тапшырылды.
Икенче урынны берьюлы өч коллектив – “Горбунов исем.Казан авиация җитештерү берләшмәсе”, “Әлмәт трубалар заводы”, “Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе яулады. Аларга дипломнар һәм 25 меңлек сертификатлар тапшырылды.
Беренче урынны «Сетевой компании» (Казан) һәм “«Зәй ГРЭСы» генерирующая компания” яуладылар. Аларга дипломнар, кубкалар һәм 30 меңлек сертификатлар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов фестивальдә Гран-при яулаган җиңүчегә Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубыгын,100 мең сумлык сертификат һәм Зур Ау йолдызлыгындагы бер йолдызга «Нижнекамскнефтехим» ААҖ исеме бирелүе турындагы таныклык тапшырды.
Әлеге чара турында мәгълүмат һәм фоторепортажлар белән "Татаринформ" МА сайтында http://www.tatar-inform.ru/news/2013/12/14/387012/ танышырга була.
Фоторепортаж “Элита Татарстана” журналы сайтында урнаштырылган.
Белешмә:
Фестивальне оештыруда Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР муниципаль берәмлекләр Советы, ТР профсоюзлар федерациясе, ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникация һәм матбугат агентлыгы, “ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе”, “Татарстан –яңа гасыр” телерадиокомпаниясе дә катнашты.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз