Көн тәртибендә –энергетика өлкәсе өчен кадрлар әзерләү

2013 елның 7 декабре, шимбә
2013 елның 6 декабрендә Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге энергетика өлкәсендәге фән–мәгариф кластерының координация Советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановов, Казан дәүләт энергетика университеты җитәкчеләре, эре энергетика компанияләре һәм республиканың профессиональ көллиятләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Координация Советы утырышында 2013 елгы фән–мәгариф кластер эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2014 елга бурычлар, энергетика өлкәсендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның әлеге кластерның профессиональ мәгариф учрежденияләре арасындагы элемтәләр билгеләнде, 2014 елга абитуриентларны кабул итү һәм икенче елга координация Советы утырышлары буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, координация Советы рәисе Равил Зарипов ассызыклавынча, “кластер типларын берләштерү катнашучыларга төрле мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Бу энергетика өлкәсе өчен кадрларны күпбаскычлы әзерләү, уртак челтәрле мәгариф программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру, энергетика өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү өчен һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бару һәм башка күп төрле актуаль проектлар”.
Энергетика өлкәсендә фән–мәгариф кластерының үзәге булып Казан дәүләт энергетка университеты тора. Әлеге университет илнең энергетика вузлары арасында укыту эшчәнлеге, техник җиһазлану, уку һәм фән эшчәнлеге өчен тудырылган шартлар буенча әйдәп баручы вузларның берсе.
Искәртеп үтәбез, 2013 елның 30 июлендә энергетика өлкәсендә фән–мәгариф кластерының координация Советы, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән энергетика университеты арасында булып узган утырышта энергетика өлкәсе өчен махсус кадрлар әзерләү турында килешү имзаланды.
Казан дәүләт энергетка университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов билгеләп үткәнчә, “соңгы елларда абитуриентларны максатчан кабул итүе гомүм чыгарылышның 15% тәшкил итә. 2012 елда Казан дәүләт энергетика университетында 78 урын, ә 2013 елда –96 урын иде.
Мәгълүмат өчен:
Казан дәүләт энергетика университетының фән–мәгариф кластеры Татарстан Республикасы министрлар Кабинетының 2011 елның 22 апрельдәге 135 номерлы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Кластер эшчәнлеген координация Советы җитәкли. Совет рәисе булып Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләнде. Совет составында 25 кеше, шул исәптән, республиканың эре энергетика компанияләренең җитәкчеләре (“Сетевая компания”, “Генерирующая компания”, “Энергосбыт”, «КЭР-холдинг» һәм башкалар), республиканың министрлыклар, оешмалар һәм уку йортлары вәкилләре бар. Координация Советы фән–мәгариф кластерының стратегик җитәкчелеген тәэмин итә, аның составына Казан дәүләт энергетика университеты, Казан энергетика көллияте, Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, Түбән Кама һәм Зәй политехника көллияте, “Энергетик” кадрлар әзерләү буенча Идел буе региональ үзәге керә.
Әлеге кластер өзлексез профессиональ укытуның барлык өлкәләрен дә үз эченә ала – эшче кадрлар әзерләү, урта буын белгечләрен, бакалаврлар һәм магистрлар, аспирантура һәм докторантура, өстәмә профессиональ белем бирү.
Кластер эшчәнлекнең чикләрен Идел Буе һәм Урал регионнарына киңәйтә. Энергетика кластеры кысаларында Челәбе энергетика көллияте, Уфа ягулык – энергетика көллияте, Волгоград энергетика көллияте, Чебоксар электр механикасы көллияте белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде һәм эшчәнлек алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International