ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Литва Республикасы эшлекле даирәләр делегациясе белән очрашуы булды. Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды, төрле өлкәләрдә – логистика, сату һәм инвестицион эшчәнлек өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Программа кысаларында Литва Республикасы делегациясе «ТАНЕКО» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «ИТ-парк», «Химград» технополисына барачак.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында “Doing business in Russia 2.0” пленар утырышында чыгыш ясаганда “Татарстан җитәкчелеге регионда эшлекле мохитне яхшыртуга зур игътибар бирә, инвестиция җәлеп итү өчен шартлар булдыра”, дип белдерде.
Мәскәүдә Гайдар форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышның модераторы – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 11 гыйнварында Казанда 2013 елгы Универсиадага әзерлектә, үткәрүдә һәм өзлексез электр белән тәэмин иткән энергетикларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Премьер–министры Илдар Халиков энергетикларга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Казанда Бөтендөнья студентларының спорт уеннарын электр белән тәэмин итүдә “Сетевая компания” ААҖ, шулай ук Татарстанның һәм Россиянең башка төбәк компанияләре һәм федераль энергокомпанияләре катнашты. Универсиада вакытында 23 төп объект 66 мөстәкыйль электр белән тәэмин итү чыганаклары белән җиһазландырылды, тәүлек буена электр үткәргеч линияләре һәм подстанцияләр торышының мониторингы үткәрелде, 59 авария–ремонт бригадалары эшләде.
Универсиадага әзерлек һәм үткәрү вакытында Казанның энергия үзәге белән бәйле Россия Федерациясенең барлык энергия объектлары штатлы режимда эшләделәр, электр энергиясе белән тәэмин итү өзлексез һәм тулы күләмдә башкарылды.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россиядә 2013 елда 523,27 млн. тонна нефть һәм газ конденсаты чыгарылган, бу 2012 ел күрсәткеченнән 1 процентка артык. Декабрьдә 44,96 млн. тонна нефть чыгарылган. “Pronedra.ru” шундый мәгълүматлар китерә.
“Татнефть” ААҖ, бүлендек ширкәтләрне исәпкә алып, бер ел эчендә 26,41 млн. тонна нефть тапкан. Искәртеп узабыз, 2012 елда “Татнефть” компанияләре төркеме 26306,85 мең тонна нефть чыгарган иде, шул исәптән, төп компания тарафыннан 26 млн. 5 мең тонна кара алтын табылган иде, Татарстан чикләреннән тыш булган Россия Федерациясендәге бүлендек җәмгыятьләр чыганакларында – 302 мең тонна нефть.
Илнең иң эре нефть компанияләре арасында Татарстан ширкәте нефть чыгару күләме буенча “Роснефть”, “Лукойл”, “Сургутнефтегаз” һәм “Газпром нефть” кебек компанияләрдән соң 5 урында тора. Аның артыннан “Славнефть”, “Башнефть”, “РуссНефть” бара.
«КАМАЗ-мастер» командасыннан Андрей Каргинов «Дакар-2014» ралли–марафонының грузовиклар зачетының өченче этабында җиңүче исемен яулады.
Өченче этап – «Сан-Рафаэль – Сан-Хуан», тулаем аралыгы – 596 км, махсус участокның озынлыгы – 301 км. Икенче урынны “IVECO”да голландец Жерар де Рой яулады, ә “TATRA”да чех Алеш Лопрайс өченче булып килде.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Респубикасы энергетика тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен энергетикалар Көне белән котлый!
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетиклары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез –энергетиклар Көне белән чын күңелдән котлыйм!
Энергетика комплексы – республика икътисадының төп һәм стратегик мөһим тармакларның берсе. Сезнең көчегез белән Татарстанда булдырылган ышанычлы энергетика инфраструктурасы ярдәмендә республиканың әһәмиятле тармаклары тотрыклы рәвештә үсә.
Татарстан энергетикасы республиканы электр һәм җылылык энергиясе белән тулысынча тәэмин итә, шулай ук республикада урнашкан нефть чыгаручы, нефть эшкәртүче һәм машина төзелеше сәнәгатьләренең энергетика базасы булып тора.
Татарстан энергетиклары электр һәм җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру технологияләрен камилләштерәләр, энергия ресурсларының генерациясен һәм файдалануның нәтиҗәлелеген үстерәләр.
2013 елда электр энергетикасының эре предприятиеләре буенча товар продукциясенең күләме 85,02 млрд. сум тәшкил итәчәк, республиканың “генерирующие компания”ләре электр энергиясен 23,17 млрд. кВт.с күләмендә эшләп чыгаралар.
Татарстан энергетикларының югары профессионализмы, фәнни һәм техник потенциалы, үз һөнәрләрен ярату - тармакның алдагы үсешенә һәм җитештерү процессына яңалыклар кертүгә этәреч булып торыр, дип ышанам.
Татарстанның энергетика комплексының ветераннарына, атказанган хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Алдагы көннәрдә дә Сезнең югары осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез перспективалы планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итеп торсын! Сезгә һәм якынарыгызга исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телим!”

20
декабрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 19 декабрендә Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасына визит белән килгән Алтай крае делегациясе белән очрашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының һәм Алтай краеның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе узды, регионара хезмәттәшлек итү, шул исәптән, сәүдә- икътисад элемтәләрен үстерү мәсьәләләре каралды.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 18 декабрендә Казан дәүләт энергетика университеты оешуына 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үзенең сәламләү сүзендә “1968 елда оешкан Казан дәүләт энергетика университеты бүгенге көндә илнең әйдәп баручы махсуслашкан вузларның берсе. Университет Идел–Урал регионы энергетика өлкәсе өчен кадрлар әзерләүне нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта КДЭУ әлеге регион предприятиеләренең җылылык энергетикасының һәм электр энергетикасының барлык тармакларын белгечләр белән тәэмин итә. КДЭУны тәмамлаучылар Татарстан Республикасы һәм Россиянең икътисадының төрле өлкәләрендәге эре предприятиеләренең белгечләре һәм җитәкчеләре булып торалар”.
Бүгенге көндә университетта Россия регионнары, БДБ илләре, Азия һәм Африка илләреннән 9 меңнән артык студент һәм аспирант укый.
45 еллык тарихы дәверендә Казан дәүләт энергетика университеты энергетика өлкәсе өчен 33 мең 460 югары квалификацияле белгеч әзерләде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика компанияләренең, Казан дәүләт энергетика университетының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика мәктәпләрендә һәм урта профессиональ белем бирү учрежденияләрендә энергетик профилле 16 техник иҗаты түгәрәге оештырылды.
Университет төрле юнәлешле белгечләрне әзерли һәм фәнни тикшеренүләр үткәрә, КДЭУның лаборатория базасы һәм кадрлар потенциалы да көчле. Университет коллективы Татарстан Республикасында гына түгел, ә башка регионнар предприятиеләрдә, укыту учрежденияләрендә һәм тикшеренү оешмаларында ихтирам казанды.
2013 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Хантый-Манси автономияле округы Думасы Рәисе Борис Хохряков белән булган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Борис Хохряков Россиянең ике әйдәүче регионнары арасындагы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Хантый-Манси автономияле округы парламенты делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. 16 декабрьдә делегация әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар, анда парламентара килешүгә имза салынды.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 16 декабрендә Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International