Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республиканың сәнәгать кластеры продукциясен тәкъдим итү үзәкләре белән аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча киңәшмә үткәрде. Аларның максаты – кластерның тармак комитетларында катнашучы предприятиеләрнең продукциясен һәм хезмәтләрен алга җибәрүдә ярдәм итү.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Монголиядәге Сәүдә вәкиле Максим Васильев белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40тан артык компаниясе катнашты.
Ул алты номинация буенча уза: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәтләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» һәм «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Татарстан-Хубэй» форумында катнашты. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 18 мартта делегация Хэфэйда (Кытай Халык Республикасы) эшләде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Ул аммиак, метанол һәм аларны эшкәртү продуктларын, шул исәптән минераль ашламаларны җитештерү технологияләренә багышланган. Форум «Корстон» кунакханә-күңел ачу үзәгендә 18-19 март көннәрендә уза. Тантаналы ачылышта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанның 3 нче гимназиясендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресен үткәрде. Ул укучыларга республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Омскида Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Сәнәгать буенча хөкүмәт комиссиясе һәм Сәнәгать буенча координация советы каршындагы химия сәнәгате һәм Биоикътисад буенча комиссиянең уртак утырышы узды. Анда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды. Аны РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммункиацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башкалар катнашты.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Белоруссиядәге Сәүдә вәкиле Юрий Золотарев белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда шулай ук Белоруссиядәге РЭҮ, Белоруссия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Экспортка ярдәм итү милли үзәге, Белоруссия универсаль товар биржасы һәм «БелВЭБлизинг» вәкилләре чыгыш ясады.