Ул «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр уза. Төп көннәр – 1 һәм 2 апрель, 3 апрель – яшьләр көне.
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашты. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.
Ул Татарстан халыклары дуслыгы йортында узды. Чарада Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич һәм Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара электр энергетикасы форумында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында» утырышы булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә Россия энергетика министры урынбасары Эдуард Шереметцев катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышын уздырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Олы Афанас авылында урнашкан «Мичуринец» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә гомуми озынлыгы 11 км артык булган заманча газ бүлү челтәре файдалануга тапшырылды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.
25 март көнне Казанда «Һиндстан белән бизнесны ничек алып барырга» темасына бизнес-семинар уза. Чара Һиндстан һәм Россиядән хакимият, бизнес, банк секторы, фән һәм мәгариф вәкилләрен берләштерде. Программада – Һиндстан базарындагы эшнең практик аспектлары, партнерлар эзләү һәм тәэмин итү чылбырын төзү, инвестиция мөмкинлекләре һәм җитештерүне локальләштерү, АСК, фармацевтикада, текстильдә, технологияләрдә хезмәттәшлек итү һәм башкалар.
Аппарат 105°C кадәр температурада эшли һәм реаль вакытта кабель буенча секундына 15 кадр тизлек белән видео агымын тапшыра. Бу геологларга скважина диварларының торышын визуаль бәяләргә, пластның зарарлануын һәм ачылу сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бирә. Россиядә шундый ук аппаратураны башка беркем дә җитештерми.
Бу электр энергетикасын үстерү бурычларын хәл итү һәм 2050 елга кадәр Россиянең энергетика стратегиясен гамәлгә ашыру өчен төп мәйданчык. Форум 1 апрельдән 3 апрельгә кадәр «Казан Экспо»да узачак. Ел саен анда Беларусь, Һиндстан, Иран, Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка илләр делегацияләре катнаша.