Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанның 3 нче гимназиясендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресен үткәрде. Ул укучыларга республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Чарада Татарстан предприятиеләрендә чыгарыла торган продукция макетлары – Казан вертолет заводының «Ансат» вертолеты, Казан авиация заводының Ту-214 самолеты, Ремдизель машиналары, КАМАЗ йөк машиналары, А.М.Горький ис. Зеленодольск заводы кораблары һәм Алабуга Соллерс Sollers SP7 минивэны тәкъдим ителде.
«Сәнәгать безнең икътисадны тулыландыру өчен кирәк. Ә икътисад – бездә иң яхшы мәктәпләр һәм медицина булсын, юллар төзелсен, районнар үссен, һәм сез иң уңайлы шартларда яшәсен өчен. Һәм нәкъ менә шуңа күрә сәнәгать мөһим, – диде Олег Коробченко, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясаганда. – Безнең республика продукциясе – дөньяда иң конкуренциягә сәләтлеләрнең берсе. Сезгә аның ничек җитештерелүен күрергә кирәк, без сезнең өчен заводка экскурсия оештыра алабыз».
Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгать турында хәтта юрист булырга яки халыкара өлкәдә эшләргә ниятләүчеләргә дә белергә кирәк. Мондый белгечләр һәр предприятиедә мөһим.