Ул алты номинация буенча уза: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәтләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр» һәм «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Үзенең 20 елдан артык тарихында конкурс республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен иң уңышлы һәм абруйлы мәйданчыкларның берсенә әверелде.
Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр турындагы мәгълүмат конкурста җиңүчеләрнең еллык каталогына эләгә, ул Татарстанның бизнес-бергәлекләре арасында таратыла, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, муниципаль районнар башлыкларына, шулай ук ТР сәүдә вәкиллекләренә җибәрелә. Моннан тыш, җиңүчеләр «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыга алачак.
Конкурста катнашу өчен 17 апрельгә кадәр «ЦСМ Татарстан» ФБУ электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк: best@tatcsm.ru, телефон: (843) 233-18-13, 233-18-57.
Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин: https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm