Казанда «Аммиак һәм Метанол PRO» III халыкара форумы уза

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Ул аммиак, метанол һәм аларны эшкәртү продуктларын, шул исәптән минераль ашламаларны җитештерү технологияләренә багышланган. Форум «Корстон» кунакханә-күңел ачу үзәгендә 18-19 март көннәрендә уза. Тантаналы ачылышта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

Чарада катнашучылар табигый газны әзерләү һәм аны кыйммәтлерәк химия продуктларына эшкәртүнең төрле технологияләрен караячаклар. Шулай ук җиһаз, технологияләр һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә импортны алмаштыру мәсьәләләренә дә игътибар биреләчәк.

«Аммиак һәм метанол – химик кушылмалар гына түгел, ә химик сәнәгатьтә төп чимал. Бу минераль ашламалар, пластмассалар, синтетик җепселләр, эреткечләр һәм буягычлар җитештерү өчен төп компонентлар, – диде Дмитрий Гуськов, форумда катнашучыларны сәламләп. – Бүген биредә катлаулы икътисадый шартларда химия сәнәгатенең әлеге юнәлеше проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу өчен Россия, Беларусь, Казахстан җитештерүчеләре җыелды. Ышанам ки, уртак тырышлык белән без тармакны тотрыклырак итә торган стратегияләр эшли, үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыра алачакбыз».

Ул шулай ук 26 августтан 28 августка кадәр Казанда узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумында да катнашырга чакырды. Бу форум тәҗрибә уртаклашу, нефть, газ, химия тармагында төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен алдынгы мәйданчыкларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International