Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 18 мартта делегация Хэфэйда (Кытай Халык Республикасы) эшләде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Делегация iFly-tek югары технологияле компаниясендә булды. Ул ясалма интеллект, сөйләмне танып белү һәм синтезлау, тавыш ярдәмчеләре өлкәсендә махсуслаша, шулай ук тавыш системалары, виртуаль чынбарлык һәм болытлы исәпләүләр өлкәсендә иң эре Кытай компанияләре санына керә. Иң популяр продуктларның берсе булып тавышны тану технологиясе булган онлайн-тәрҗемәчеләр санала.
Шулай ук делегация JAC компаниясе производствосы белән дә танышты. Ул Кытайның иң эре автоҗитештерүчеләре унлыгына керә, җиңел, урта тоннажлы һәм авыр йөк машиналары, минивэннар, җиңел автомобильләр, электромобильләр, автобуслар, махсус шассилар, йөк төягечләр һәм башка төр техника, шулай ук автомобильләр өчен тапшыру тартмалары, двигательләр, автоагрегатлар һ.б. чыгара.
Моннан тыш, Аньхой провинциясе губернаторы Ван Цинсянь әфәнде белән очрашу узды. Аньхойда 8,5 меңнән артык югары технологияле предприятие урнашканлыгы билгеләп үтелде. Икътисадның төп тармаклары – автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек продуктлары җитештерү, шулай ук логистика, энергетика, финанс хезмәтләре күрсәтү. Провинциядә дөньякүләм танылган компанияләр арасында Chery Automobile һәм JAC Motors автомобильләрен җитештерү предприятиеләре бар.
Мондый визитлар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.