ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 16 гыйнварында расланган Указы нигезендә Россия регионнарының Баш интернет-порталы (РусРегионИнформ) һәм "Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе Регионнар яңалыгы - Россия Федерациясе субъектларының үсеше тармак җыелма күзәтүен формалаштыра.

 РФ субъектлары үсеше тармак җыелма күзәтүе кысаларында мондый информацион юнәлешләр эшләп килә: «Регионы России — детям» һәм «Эффективный руководитель — сильная Россия!» махсус Интернет-сервисы. Әлеге сервислар Россия региональ үсешенең 2025 елга кадәр дәүләт сәясәтенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Төбәк һәм муниципаль ведомство, учреждение һәм оешма вәкилләренең гадиләштерелгән теркәлү процедурасы Баш биттә  "Соңгы яңалыклар" бастырылган урында гамәлгә ашырыла http://rusregioninform.ru/ .

Россия Федерациясе субъектлар үсеше җыелма тармак күзәтүе - 2017 региональ тармак комплексының глобаль икътисади тотрыклылыкны ныгытуда төп рольне уйнарга сәләтле икәнен күрсәтәчәк, шул сәбәпле үзегезнең оешмагыз эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре турында актуаль мәгълүматны бушлай урнаштыру мөмкинлеге өчен теркәлү сорала.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 24-26 май көннәрендә Иннополиста ЦИПР (Сәнәгый Россиянең  цифрлы индустриясе) конференциясе кысаларында Россиядә "Цифрлы икътисад"ны үстерү программасында тәкъдим ителә торган чараларны хакында фикер алышу узачак. Дискуссия кысаларында ясалган нәтиҗәләр ил җитәкчелеге тарафыннан икътисадның югары технологияле тармакларына ярдәм итү буенча кабул ителәчәк карарлар нигезенә салыначак. Экспертлар сыйфатында конференциядә Россия Президенты киңәшчеләре, министрлар, регион башлыклары, Россия һәм дөньяның эре компания вәкилләре чыгыш ясаячак. Эшлекле программа кысаларында  Россия IT-базар лидерлары арасында дистәләгән килешүгә кул кую планлаштырыла.

ЦИПР конференциясенең белем бирү программасы кысаларында 23-25 май көннәрендә Казан Федераль Университеты студентлары өчен лекцияләр булачак. Лекторлар Россиянең топ-менеджерлары: "Газпром-медиа" спорт холдингы генераль продюсеры Тина Канделаки һәм Car Price автомобиль онлайн-аукционына нигез салучыларның берсе Эдуард Гуринович.

ЦИПР-2017 конференциясе партнерлары: Samsung, Siemens, Konica Minolta, РДТЕХ, IT Clover компанияләре, ТР-Информ, Пластмасс Заводы, "Прибор" заводы, Позис, Базальт, ИндаСофт, ХайТэк һәм башкалар.

Белешмә өчен:

ЦИПР – Россиядә сәнәгать, тармак профессионаллары, оборона комплексы һәм венчур инвесторлары вәкилләре өчен нәтиҗәле диалог мәйданчыгын тәэмин итүче беренче ИТ-конференция.

2017 елның 30-31 май көннәрендә Петербург халыкара икътисади форумы алдыннан "Зур Евразия партнерлыгы: энерго-экологик стратегия, программалар, проектлар" фәнни-технологик конференциясе уздырыла. (алга таба — Конференция).

Әлеге тематика Россиядә 2017 ел экология елы булу сәбәпле актуаль, моннан тыш, ул Россия-Кытай стратегик партнерлыгының һәм Ефәк юл Икътисади путасының  төп темасы булып тора.

Конференциядә Россия, Кытай һәм Зур Евразиянең башка илләреннән эшлекле һәм фәнни абруйлы вәкилләр, шулай ук, Россия һәм чит илнең потенциаль инвесторлары да катнашачак.

Конференция кысаларында нәтиҗәле программа һәм проектларны томышка ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итү максатыннан милли һәм төбәк энерго-экологик программа һәм проектлар конкурсы үткәрелә.

Иң яхшы программалары һәм проектлар медальләр белән бүләкләнәчәк һәм В.И.Вернадский исемендәге милли экологик премия конкурсында катнашырга тәкъдим ителәчәк.

Катнашу турында мәгълүматны 5 майга кадәр түбәндәге электрон адреска юлларга кирәк: misk@inesnet.ru. Тел.: +7 (495) 234 46 97.

 -Катнашу өчен гариза формасы

 -Конкурс анкетасы

 -Программа анкетасы

 -Конкурс турында нигезләмә

Россия базарында Камазларны сату елның беренче кварталында артты – узган 2016 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 мең йөк машинасына күбрәк сатылган.

Агымдагы елның беренче кварталында 5750 данә КАМАЗ автотехникасы сатылган (АППГда– 4182 берәмлек). "КАМАЗ" сәүдә-финанс компаниясе  генераль директоры Андрей Игнатьев сүзләренчә, сатуларда уңай динамика Идел Буе, Үзәк, Көньяк һәм башкалар регионнарда күзәтелә.

Также лидерами продаж в традиционном сегменте стали КАМАЗ-43118, КАМАЗ-65115 и тяжёлый автомобиль КАМАЗ-6520 «люкс» с комфортабельной кабиной.

2014 елдан башлап елдан-ел КАМАЗ-5490 магистраль авыр йөк тартучы йөк машинасын сату үсә бара, бу кулланучының әлеге техниканы югары бәяләве белән бәйле. Шулай ук, сатылуда лидерлар сегментында КАМАЗ-43118, КАМАЗ-65115 һәм комфортабельле кабиналы КАМАЗ-6520 "люкс" авыр йөк автомобиле тора.

3 май көнне ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Казаньсельмаш" оешмасында булды.

Визит барышында ведомство башлыгы предприятиенең яңа эшләнмәләре һәм җитештерү мщйданчыклары белән танышты.

"Казаньсельмаш" компаниясе төркеме Россиянең авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүче эре предприятиеләренең берсе. Компания  төркеменең җитештерү мәйданчыкларында чыгарыла торган заманча машиналар алдынгы дөньякүләм җитештерүчеләрнең техникасына альтернатив чишелеш булып тора ала.

 


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин бюджет оешмаларында эшләүчеләргә һәм пенсионерларга түләнелә торган акчаларны мәҗбүри рәвештә «Мир» картасына күчерү турындагы закон проектына үз имзасын куйды.

Түләүләрне яңа карта нигезендә, шул исәптән, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре һәм студентлар да алачак.

Дәүләт башлыгы карарында бюджет органнарында эшләүчеләрне «Мир» картасына 2018 елның 1 июленә кадәр, пенсионерларны, 2020 елның 1 июленә кадәр күчерәчәкләр.

Ләкин тиешле карар Россиянең халыкара оешмалар карамагындагы дипломат вәкиллекләре, консуллык оешмалары һәм даими вәкиллекләр хезмәткәрләренә карамый. Шулай ук әлеге указ Россиядән читтә яшәп бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә дә кагылмый.

Интернет булмаган җирләрдә исәп-хисап алып барылган    очраклар кыскарма булып тора.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә бүген республика экологик өмәдә катнашты. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре министрлык бинасы тирәсендәге барлык территорияне чүп-чардан арындырдылар һәм эш урыннарында чисталык урнаштырдылар. Альберт Кәримов бина янындагы аллеяда үсентеләр утыртты.

Исегезгә төшерәбез, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында зур масштаблы территорияләрне чүп-чардан чистарту эшләре бара, анда меңләгән кеше катнаша. Казанда гына  да гомумшәһәр җыештыру өмәсенә 50 мең кеше чыкты. Төп игътибар яр буе зоналарын һәм шәһәр урман-паркларын  чүп-чардан чистартуга бирелә.


28
апрель, 2017 ел
җомга

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман утырту көне" Бөтен Россия чарасына кушылдылар. Алар ТР Лаеш районы территориясендә яшь агачлар утырттылар.

"Урман утырту көне" – үзенчәлекле бәйрәм итеп билгеләп үтелә, ул дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелә һәм исеменнән күренгәнчә агачлар утырту, урманнарны торгызу эшләре, тирә-якны яшелләндерү, шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен яшелләндерү, парк һәм скверларда үсентеләр утырту белән бәйле. Әлеге чараның максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру гына түгел, ә халыкта урманнарга карата сакчыл караш һәм мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау, экологик хәлен яхшыртуга һәм халыкның яшәү тирәлеген чистарту проблемаларына җәмгыятьнең  игътибарын юнәлтү.

28 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Рига думасы делегациясе һәм рәисе, Рига шәһәре Мэры Нил Ушаков белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.

Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы турында презентация үткәрделәр. Алмаз Хөсәенов республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының алдынгы предприятиеләрен тәкъдир итте. Ул "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ЕлАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һәм башкалар турында сөйләде.

 Нил Ушаков кыскача Казанга визитының нәтиҗәләре, шул исәптән, Татарстан һәм Латвия башкалалары арасында икеяклы хезмәттәшлек турында Килешү имзалауны сөйләде.

Рига думасы делегациясе эш визиты белән Татарстанда 27-29 апрель көннәрендә булды. Кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Республиканың Инвестиция үсеше Агентлыгында, Казан федераль университетында булдылар. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында "Рига – Казан – 2017" эшлекле форумында катнаштылар.

Искә төшерик, Рига – Казан беренче рейсы бу елның 26 апреле төненнән 27 апрельдә җибәрелде.

2017 елның 24-28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә җил энергетикасы станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары Германиядә булып кайтты. Делегация составына "Сетевая компания" ААҖ, Татарстан РЮИ "СО ЕЭС" АҖ Филиалы, "Русский ветер" ҖЧҖ вәкилләре керде.

Германияне сайла - илнең югары дәрәҗәдә җил энергетикасы үсеше белән бәйле. Алманнар җил энергетикасы станцияләре егәрлекләренең күләме буенча (50 ГВт) дөньяда өченче урынны били, Европа берлеге илләре арасында беренче урында тора. Киңкырлы программа кысаларында алманлар Ганновер сәнәгать күргәзмәсе, Тюрингиянең энергетика һәм яшел технологияләр Агентлыгы (ThEGA), „Thüringer Energie AG“ (TEAG) энергетика компаниясе, ENERCON компаниясе, Мила җил паркы һәм электр станциясе асты, шулай ук, Windkraft Thüringen GmbH оператор-компаниясе белән таныштырдылар.

Татарстан делегациясе вәкилләре җил парклары төзелеше өлкәсендә мөһим булган сорауларга җаваплар алдылар, электр челтәренә җил җайланмаларын тоташтыру һәм шундый объектларны җитештерү контролендә тоту нечкәлекләрен өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International