Бүген "Туполев" филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эш визиты белән Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров булдылар.
Министрлык башлыклары урынбасарларын "Берләшкән Авиатөзелеш корпорациясе" президенты Юрий Слюсарь, ТР Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Туполев" ҖАҖ генераль директоры Александр Конюхов һәм "Туполев" филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директорының беренче урынбасары Николай Савицких озата йөрделәр.
Югары дәрәҗәле затларның сәфәре барышында предприятиедә цехлар һәм авиация заводының җитештерү мәйданчыклары каралды. Шулай ук, дәүләт оборона заказын үтәү буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды.
Татарстан Республикасының предприятие һәм оешмалары метрологлары иҗади активлыгын арттыру һәм аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенцияләрен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" Федераль бюджет учреждениесе 2017 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын игълан итә (Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүне үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясе, "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" подноминациясе).
2017 елның 28 апрелендә "А.М. Горький исемендәге Яшел үзән заводы"нда икенче серияле чик сагы 22100 проектлы корабленә нигез салу тантанасы булачак.
Санкт-Петербургның "Алмаз" АҖ эшләнмәсе булган "Океан" проектлы яңа буын чик буе сагы корабле – Россиянең яңа тарихында диңгез сакчылары таләпләренә тулысынча туры китереп проектланган беренче корабль. Корабль күп функцияле, югары хәрби потенциалга ия һәм зур масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле. Техник характеристикалары буенча тизлеге – 21 төен, боз класслы, йөзү ераклыгы 12 мең мильга кадәр, автономлыгы – 60 тәүлек, "Океан"ның аналогы юк.
"Океан" чик буе сагы корабленең төп бурычы – Россия Федерациясе икътисади зонасын саклау.
Ford Sollers Алабуга двигательләр төзелеше заводында җитештерү процессларына инновацион чишелешләрне гамәлгә кертү кысаларында яңа югары технологияле җиһазлар урнаштырды.
Модернизацияләү сыйфатны контрольдә тоту һәм өстәмә тест үткәрү участокларында эшләнелде.
Предприятиене өстәмә җиһазлау кысаларында тест үткәрүнең яңа зонасы оештырылды, шулай ук, заводта җитештерү процессын дистанцион рәвештә күзәтеп бару өчен предприятие инновацион цифрлы сәнәгать камералары белән җиһазландырылды.
Агымдагы елның 25 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Карачай-Черкес Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Вячеслав Косенков җитәкчелегендәге Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормышы сыйфатын һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары идарә итү дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре һәм башкару дисциплинасының торышы" темасына утырыш узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
Утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров чыгыш ясады. Ул дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры кагылышлы кайбер мәсьәләләрне билгеләде, сарыф ителгән хезмәт һәм финанс ресурсларның күләменә тукталды. Аның сүзләренә караганда, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү - киләчәктә республиканың социаль-икътисади үсешенең нигезе булып тора.
Докладчы искәрткәнчә, агымдагы елның июнь аенда Стратегия-2030 кабул ителгәнгә ике ел тула. Анда Татарстанның киләчәк үсешенең төп юнәлешләре билгеләнгән, Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычларның чишелеш мөмкинлекләре ачыкланган, өстенлекләр билгеләнгән.
2017 елның 25 апрелендә "Казанкомпрессормаш" ААҖ территориясендә яшьләр Аллеясын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, шәһәр һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар "Казанкомпрессормаш" ААҖ җитәкчеләре һәм яшь белгечләре белән бергә аллеяда 5 чыршы һәм 25 нарат утырттылар, шулай ук, заводның җитештерү комплексында һәм музеенда булдылар, предприятиенең яшьләр Советы әгъзалары белән очраштылар.
2006 елда завод территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов катнашында ветераннар Скверы ачылган иде, әлеге чара исә экология елы кысаларында үтте.
"Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ бутил каучук җитештерү заводында миллионн тонна галобутил каучук (ГБК) чыгарылды.
Россиядә ГБК җитештерү буенча беренче заводы 2001 елда ачылды, сәнәгать җитештерүе 2004 елда үзләштерелде: 13 мартта хлорбутилкаучукның беренче брикеты алынды, 15 майда бром алу җайланмасы куелды, 28 майда бромбутилкаучукның беренче брикеты чыгарылды.
Галобутилкаучук җитештерә башлау алдыннан зур эш башкарылды – фәнни-технологик үзәк белгечләре «Ярсинтез» фәнни-тикшеренү институты белән берлектә аларны чыгара башлауның технологиясен эшләделәр һәм пилот җайланмада тикшереп карадылар. Әлеге җайланмада синтезланган продукциянең беренче тәҗрибә партияләре кулланучылар тарафыннан тест үтте. Алардан алынган кисәтүләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып «Гипрокаучук» проект институтыһәм Прикладная химия» Россия фәнни үзәгенең Перм филиалы «Түбән Кама нефтехим» заказы буенча төп җитештерүнең проектын эшләделәр.
Росия һәм чит ил шина заводларында яңа каучукның сәнәгать үрнәкләре сынаулар узганнан соң ГБК серияле җитештерү башлана.
Җитештерүнең беренчел куәте елына 30 мең тонна тәшкил иткән. Узган елларда үткәрелгән реконструкцияләр нәтиҗәсендә 2016 елга ГБК җитештерү елына 136 мең тоннага кадәр җиткән. Чыгарыла торган галобутилкаучукларның 97% экспортка китә.
2017 елның 20-22 июнендә Мәскәүнең Халыкара Сәүдә Үзәге мәйданында "Россия инвесторлар өчен – инвесторлар Россия өчен" (алга таба кыскача – МБФН) Халыкара күчемсез милек бизнес-форумы узачак.
Форумда дәүләт структуралары, төбәк хакимияте һәм бизнесы очрашачак. Катнашучылар бизнес вәкилләре чыгышларын ишетәчәкләр һәм хакимият белән тере аралашуда катнашачаклар.
Форум кысаларында өч көн дәвамында бай эчтәлекле эшлекле программа, ачык фикер алышу, пресс-конференцияләр, b2g һәм b2b сөйләшүләр, шулай ук, Россия һәм чит ил компанияләренең күргәзмә экспозицияләре оештырылачак.
Форум кысаларында күчемсез мөлкәт өлкәсендә 1992 елдан бирле ел саен уздырыла торган FIABCI «Prix D’Exellence Awards» Бөтендөнья конкурсының милли этап финалы узачак.
Чара турында тулырак мәгълүматны Форумның оештыру комитетынан алырга мөмкин: тел.: (499) 311-67-29, +7 916 654-53-38
Бүген “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”нда "Град" 21631 проектлы кече ракета корабын салу тантанасы булып узды.