2017 елның 24-26 май көннәрендә Иннополиста ЦИПР (Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе) конференциясе кысаларында Россиядә "Цифрлы икътисад"ны үстерү программасында тәкъдим ителә торган чараларны хакында фикер алышу узачак. Дискуссия кысаларында ясалган нәтиҗәләр ил җитәкчелеге тарафыннан икътисадның югары технологияле тармакларына ярдәм итү буенча кабул ителәчәк карарлар нигезенә салыначак. Экспертлар сыйфатында конференциядә Россия Президенты киңәшчеләре, министрлар, регион башлыклары, Россия һәм дөньяның эре компания вәкилләре чыгыш ясаячак. Эшлекле программа кысаларында Россия IT-базар лидерлары арасында дистәләгән килешүгә кул кую планлаштырыла.
ЦИПР конференциясенең белем бирү программасы кысаларында 23-25 май көннәрендә Казан Федераль Университеты студентлары өчен лекцияләр булачак. Лекторлар Россиянең топ-менеджерлары: "Газпром-медиа" спорт холдингы генераль продюсеры Тина Канделаки һәм Car Price автомобиль онлайн-аукционына нигез салучыларның берсе Эдуард Гуринович.
ЦИПР-2017 конференциясе партнерлары: Samsung, Siemens, Konica Minolta, РДТЕХ, IT Clover компанияләре, ТР-Информ, Пластмасс Заводы, "Прибор" заводы, Позис, Базальт, ИндаСофт, ХайТэк һәм башкалар.
Белешмә өчен:
ЦИПР – Россиядә сәнәгать, тармак профессионаллары, оборона комплексы һәм венчур инвесторлары вәкилләре өчен нәтиҗәле диалог мәйданчыгын тәэмин итүче беренче ИТ-конференция.