2018 елның 5 августыннан 10сына кадәр Томск өлкәсе Губернаторының сәнәгать сәясәте буенча урынбасары Игорь Николаевич Шатурный җитәкчелегендәге Томск өлкәсе делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасына киләчәк.
Делегация составына төбәкнең башкарма хакимияте һәм предприятиеләре вәкилләре керәчәк.
Визитның төп максаты – “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар” IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә, Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездында һәм халыкара катнашулы “Россиянең авиакосмос тармагында яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар” россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. Делегация вәкилләре шулай ук сәнәгый җитештерү һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен дә караячак.
10 август көнне “Казан” гаилә үзәге мәйданында Россиядә һава флоты көненә, совет галиме һәм авиаконструкторы А.Н.Туполевның 130 яшьлек туган көненә, Ту-155 самолетында беренче мәртәбә очыш ясауның 50 еллыгына, дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт В.В.Терешкованың космоска очуының 55 еллыгына багышланган “Мин галәм сайлыйм!” авиация бәйрәме узачак.
Авиашоу программасында – Россиядәге иң югары пилотажында иң яхшы авиация төркеме булган “Русь” пилот төркеменең чыгышы көтелә. Очучылар Л-39 “Альбатрос” өйрәнү-күнекмә алу реактив очкычларында иң катлаулы элементларны ясап күрсәтәчәк.
Бәйрәм тамашачыларын шулай ук хәрби авиациянең ТУ-95, ТУ-160, ТУ-22МЗ, эшлекле авиациянең HondaJet, Л-410, гомуми билгеләнештәге авиациянең Stinson 108, Цесна-172, “Фермер” һава судноларында, “АНСАТ”, “Ми-8” һәм “Ка-32” вертолетларында демонстрацион очышлар көтә. Россиядә классик парашют спорты буенча иң яхшы парашютчылар җиргә төшү төгәллеге буенча сикерешләр ясаячак.
Һава судноларының күрсәтмә чыгышларыннан тыш программада байк-шоу, парашютларны җыю буенча мастер-класс һәм концерт та күздә тотыла. Чара дәвамында Кызыклы фән һәм техника, пилотсыз очкыч аппаратлар һәм авиамодельләр йортлары экспозицияләре эшләячәк. Иң нәни кунаклар өчен балалар мәйданчыгы оештырылачак.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрү чарасы 17.00 сәгатьтә булачак. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе рәсми затлары, авиация тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашачак, аларның иң яхшыларына дәүләт бүләкләре биреләчәк.
Сезне “Мин галәм сайлыйм!” авиация бәйрәмендә көтәбез!
Мәгълүмат “Казан ярминкәсе” КҮ матбугат хезмәтеннән җиткерелде
2018 елның 23 августыннан 26сына кадәр Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән, Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы студентлар форумы узачак.
Форумда түбәндәге юнәлешләр буенча 100 талантлы студент катанаша ала:
Кем катнаша ала:
- Татарстанда туган һәм республикадан читтәге югары белем йортларында белем алучы студентлар.
Катнашучыларны сайлау критерияләре:
- Татарстан Республикасы белән бергәләп тормышка ашыру өчен инновацияле идеяләр яки проектлар булу;
- Татарстан Республикасы компанияләре һәм предприятиеләре өчен яңа чишелешләр тәкъдим итү.
Студентлар форумында бай мәгариф һәм мәдәният программасы, нетворкинг-сессияләр, республика җитәкчелеге, эре предприятиеләрнең һәм бизнес структураларының топ-менеджменты белән очрашулар көтә. Форумда катнашучылар шулай ук RedBullAirRace Авиаузышлар буенча дөнья чемпионатын да карый алачак.
Форумны оештыручы булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнаша. “Форум безнең республикада мәктәп тәмамлаган, ә хәзерге вакытта Татарстаннан читтә белем алучы студентларга республиканың икътисадый һәм җитештерү потенциалы белән танышу мөмкинлеген бирәчәк. Бездәге әйдәп баручы компанияләрдә яшь белгечләрне хезмәткә урнаштыру һәм беркетү мөмкинлекләре бар. Читтәге югары белем йортларында белем алучы студентлар безнең Татарстанда үз талантына кулланылыш табар, дип өметләнәбез”, – дип аңлата Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов.
Катнашу өчен 2018 елның 9 августына кадәр анкета тутырырга кирәк.
Барлык сораулар белән Алинә Писаревага мөрәҗәгать итегез:
Тел.: +7-987-279-56-80
e-mail: compatriots.tatarstan@gmail.com
Бүген Яшел Үзәннең POZIS заводы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм ОСК предприятиеләрендә җитештерүне диферсификацияләү тәҗрибәсенә багышланган семинар-киңәшмә булды. Чарада 50дән артык сәнәгать предприятиесеннән, ведомстволардан, республикадагы югары уку йортларыннан җитәкчеләр һәм вәкилләр катнашты.
Альберт Кәримов "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру коралы буларак санлаштырылган технологияләр" темасына доклад белән чыгыш ясады һәм узган елда Татарстан Республикасы пилоты буларак чыгыш ясаучы Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өстенлекле программасының Илкүләм проекты итеп үзгәртелүе хакында искәртте. Проектның әһәмиятле максатчан күрсәткечләренең берсе – чималга бәйле булмаган тармакларда эре һәм урта предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5%ка арттыру. Җитештерүчәнлекне арттыру өстәлгән бәяне арттыру һәм аны җитештерү өчен эш сәгатен киметү хисабына ирешелә. Бу мәсьәләдә әһәмиятле факторларның берсе булып санлаштыру тора, бу хакта Германия икътисады уңай таныклый: 2013-2015 елларда санлы технологияләрне кертү нәтиҗәсендә Германия икътисадының өстәлгән өстәмә бәясе 23% тәшкил иткән.
Министр ассызыклап узганча, сәнәгатьне санлаштыру юлында дәүләт институтларын камилләштерү, конкуренцияне көчәйтү һәм, робот техникасын актив кертүне, сәнәгать тармакларында конкурентлылыкка сәләтле ясалма интеллектны да кертеп, инновацияләргә булган ихтыяҗны арттыру өстенлекле булып санала.
Хәзерге вакытта бу мәсьәләдә предприятиеләргә ярдәм күрсәтү буенча берничә программа эшли. Әйтик, сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча "Конверсия" программасы эшли – ул граждани һәм/яки икеләтелгән билгеләнешле югары технологияле продукцияне җитештерүгә булышлык күрсәтү өчен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен займнар. "Сәнәгатьне санлаштыру" программасы – санлы һәм технологик чишелешләр кертүгә юнәлдерелгән проектларга өстәмә финанс бирү. Яңа "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" программасы җәелеш алырга әзерләнә.
"Санлаштыру өлкәсендә барган үзгәрешләрнең тизлеген исәпкә алып, безнең сәнәгать предприятиеләре берникадәр куркынычларга тап булырга мөмкин, алар арасында иң мөһиме – базар позицияләрен югалту куркынычы. Югары җитештерүчәнлек – ул предприятие үсешендәге ышанычлы рычаг, ә санлаштыру өстәлгән бәя булдыруның яңа мөмкинлекләрен принципиаль рәвештә ачып җибәрә", – дип билгеләде министр.
Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм җитештерүне санлаштыру турында ("КАМАЗ" ГАҖ), сәнәгатьтә санлаштырып үзгәртү өчен яңа мөмкинлекләр турында ("РЕНОВА" ДК "ЦИФРА" компаниясе), сәнәгатьне санлаштыру турында ("Siemens" компаниясе), шулай ук НИОКРда сәнәгый санлы чишелешләрнең перспективалары турында (МИСиС илкүләм тикшеренү институтының "Кинетика" инжиниринг үзәге) да докладлар тыңланды.
1 август көнне Альберт Кәримов Татарстан Республикасыннан вәкилләр делегациясе составында республикадагы иң зур POZIS предприятиесен карады ("ПОЗиС" АҖ "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә).
Визит пунктларының берсе көнкүреш һәм медицина техникасы җитештерү комплексына экскурсиядән гыйбарәт иде. Очрашу барышында суыткыч техникасы өчен импорталмаш программасы кысаларында "ПОЗиС" АҖнең машина төзү буенча инженерлык үзәгендә эшләнгән һәм әзерләнгән корпус детальләрен әзерләү буенча югары механикалаштырылган комплекслар һәм суыткыч җитештерүче төп конвейерда POZIS җитештерү системасы күрсәтелде. Күргәзмәләр залында чарада катнашучылар диверсификация продукциясе базарын үстерү һәм сәнгатьле рәсем ясау остаханәсе эшчәнлегенең перспективалары турында сөйләште.
«Казаньоргсинтез» ГАҖ быелның 6 аендагы эшенә йомгак ясады. Әлеге чорда предприятие 10 млрд сум табыш алган, әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорына карата 20%ка күбрәк булып чыккан. Предприятиенең кереме узган ел күрсәткечләренә караганда 6%ка арткан һәм 2018 елның 1 июленә 39,1 млрд сумга җиткән.
«Казаньоргсинтез» активлары беренче яртыеллык йомгаклары буенча 63,7 млрд сум тәшкил итә, ә төп чараларның бәясе – 35,8 млрд сум.
«Казаньоргсинтез»ка табыш һәм керем күрсәткечләрен, иң беренче чиратта, чыгарыла торган продукция күләмен арттыру хисабына күбәйтү мөмкин булган.Соңгы елларда предприятие тотрыклы рәвештә җитештерү күләмен арттыра. 2017 елда «Казаньоргсинтез» үз эшчәнлеге барышында полиэтилен чыгару буенча рекордлы санга иреште. Полиэтилен базарындагы шартлар да: продукциягә булган бәяләрнең тотрыклылыгы һәм артуы, валюталар курсының үзгәрүе предприятиенең икътисадый эшчәнлегенә шулай ук уңай йогынты ясамыйча калмаган.
Болар белән беррәттән, 2018 елның беренче яртыеллыгында «Казаньоргсинтез»ның финанс күрсәткечләренә чималга булган бәяләрнең артуы да җитди тәэсир иткән, әлеге хәл сатуның үзкыйммәтен арттыруга китереп чыгарган. Ләкин предприятиегә ресурсларга бәя артуны өлешчә компенсацияләү мөмкин булган, ул идарәи һәм коммерция сарыфларын киметә алган. Моннан тыш, 2017 елдан аермалы буларак, 2018 елның беренче алты аенда «Казаньоргсинтез» процентлар түләүдә чыгым тотмаган, чөнки банкларга булган бөтен бурычларын бер ел алдан ук вакытыннан алда түләп бетергән.
Предприятие турында белешмә. «Казаньоргсинтез» ГАҖ – Россия Федерациясендәге иң зур предприятиеләрнең берсе (ТАИФ Компанияләре төркеменә керә). Россиядәге барлык полиэтиленның 40%ын һәм үзебезнең илдәге поликарбонатны 100% дәрәҗәсендә чыгара. Продукция исемлегендә – полиэтилен, полиэтилен трубалар, фенол, ацетон, бисфенол А, поликарбонатлар. Еллык җитештерү күләме – 1,7 миллион тонна. РФ җитештерүчләре арасында предприятие полиэтилен буенча иң зур экспортлаучыларның берсе булып тора. Продукцияне дөньяның 31 иленә экспортка тапшыра.
Материал «Казаньоргсинтез» ГАҖ матбугат хезмәтеннән алынды
2018 елда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россиядә беренче "Россия сәүдәсе" конкурсын уздырды, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматларында тормышка ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алынды. Конкурска сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы субъектлардан 600 артык заявка тапшырылды. Барлык проектлар да түбәндәге номинацияләр буенча бүленде: "Иң яхшы сәүдә шәһәре", "Иң яхшы сәүдә урамы", "Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты", "Иң яхшы ярминкә", "Иң яхшы ваклап сату базары", "Иң яхшы мобиль сәүдә объекты", "Иң яхшы челтәрле булмаган кибет".
"Иң яхшы мобиль сәүдә объекты" номинациясендә Татарстан Республикасы, Казан ш., ШЭ И.М.Гайнетдиновның "Кофе Моторс" мобиль каһвәханәләр челтәре иң яхшысы дип танылды.
Җиңүчене тәбрик итәбез!
Хөрмәтле коллегалар – сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.
Сәүдә өлкәсе һәм кулланучылар хезмәте базары төбәкне икътисадый үстерү локомотивларының берсе булып тора. Республика ваклап сату әйләнеше проблемалары буенча лидер төбәкләр арасында. Татарстандагы миллионлаган граждан файдасына 17 меңнән артык предприятие уңышлы гына эшләп килә.
Елдан-ел сез даими рәвештә товар әйләнешен үстерәсез, үз эшегездә яңа прогрессив технологияләр кулланасыз, тармак күрсәткечләрен халыкара стандартларга якынайтып, халыкның сыйфатлы товарга булган ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерәсез. Татарстан халкының кәефе һәм үз-үзен хис итүе күп очракта сезнең төгәл, оешкан һәм нәтиҗәле эшегезгә, сатучыларның профессиональлек, зирәклек дәрәҗәсенә бәйле.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, коммерция уңышы, эшлекле инициатива, тотрыклылык һәм киләсе көн өчен ышаныч телим!
Хөрмәт белән, Альберт Кәримов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры
Хәзерге базар икътисады чыгарыла торган продукция сыйфатына: халык куллана торган товарларга, кулланучы хезмәтләренә принципиаль яңа таләпләр белдерә. Продукциянең сыйфатын һәм сервис дәрәҗәсен арттыру базар шартларында предприятиеләрнең күпмедер дәрәҗәдә конкурентлылыкка сәләтле, тотрыклы һәм уңышлы булу дәрәҗәсен билгели.
Профессиональ бәйрәм – Сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә 2018 елда унбишенче "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге программа 21 ел эшли. Конкурсны оештыручылар булып ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "ТРда Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге" ФБУ чыгыш ясый.
Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында Татарстан Республикасы "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасын гамәлгә ашыруда алдынгы урынны алып тора. Татарстан, чыннан да, берьюлы берничә күрсәткеч буенча: катнашуга заявкалар саны, җитештерүче предприятиеләр саны, конкурсның федераль этабына узган лауреатлар саны буенча башка төбәкләр фонында күрсәткечләрне берничә мәртәбәгә арттыра. Быел 205 җитештерүче предприятиедән, оешмадан һәм республикадагы халык һәм сәнгать кәсепчелеге осталарыннан 451 заявка килде.
"Россиянең иң яхшы 100 товары" конкурсы гадәт буенча дүрт номинациядә уза:
җитештерү-техник билгеләнеш продукциясе;
халык өчен сәнәгать товарлары;
хезмәтләр;
халык һәм сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре.
Шунысы әһәмиятле, конкурста сәнәгать, төзелеш, сәүдә, туклану продуктларын җитештерү предприятиеләре генә түгел, ә балалар өчен товарлар җитештерүче һәм хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук халык һәм сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләрен җитештерүче предприятиеләр дә катнаша.
Конкурс йомгаклары күрсәткәнчә, республикада импорталмаш буенча программа гамәлгә ашырыла, инновацияле проектлар кертелә, яңа югары сыйфатлы продукция төрләрен җитештерү үзләштерелә, хезмәт күрсәтү өлкәсе үсеш ала.
Болар белән берлектә, конкурсны оештыручылар кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән тагын да күбрәк мәнфәгать һәм активлык белдерүгә исәп тота, чөнки бу өлкә безнең икътисадның шактый күпсанлы һәм әһәмиятле сегменты булып тора, конкурс структурасында аның өлеше 40% чамасы тәшкил итә.
Конкурста катнашу үз товарыңны төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә күрсәтү белән берлектә, аны иң яхшысы итеп тәкъдим итү кебек уникаль мөмкинлек тә бирә. Чөнки конкурста җиңү товарны "Елның иң яхшы товары" язуы белән маркалау хокукын бирә.
Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 2018 елның ноябрендә планлаштырыла.
"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсы турында тулырак:
Һиндстанның РФдәге Вәкиллеге делегациясе Татарстанда булу программасы кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде. Һиндстанның РФдәге Вәкиллегенең сәүдә бүлегенең Беренче сәркатибе В. Гохил ханым визиты кысаларында яклар машина төзелеше, сәүдә мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан-Һиндстан партнерлыгы темалары, шулай ук Һиндстан делегациясенең булачак III GMP конференциясендә катнашуына кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты. 27-29 августта узачак фармацевтика конференциясенә Һиндстанның мәнфәгатьле булуы расланды. Шул рәвешле, дөньяда иң алга киткән фармацевтика базарларының берсе булган Һиндстанның фармацевтика базары экспертларының вәкиллекле делегациясе Казанга киләчәк.