2018 елның 5 августыннан 10сына кадәр Томск өлкәсе Губернаторының сәнәгать сәясәте буенча урынбасары Игорь Николаевич Шатурный җитәкчелегендәге Томск өлкәсе делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасына киләчәк.
Делегация составына төбәкнең башкарма хакимияте һәм предприятиеләре вәкилләре керәчәк.
Визитның төп максаты – “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар” IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә, Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездында һәм халыкара катнашулы “Россиянең авиакосмос тармагында яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар” россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. Делегация вәкилләре шулай ук сәнәгый җитештерү һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен дә караячак.