10 август көнне “Казан” гаилә үзәге мәйданында Россиядә һава флоты көненә, совет галиме һәм авиаконструкторы А.Н.Туполевның 130 яшьлек туган көненә, Ту-155 самолетында беренче мәртәбә очыш ясауның 50 еллыгына, дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт В.В.Терешкованың космоска очуының 55 еллыгына багышланган “Мин галәм сайлыйм!” авиация бәйрәме узачак.
Авиашоу программасында – Россиядәге иң югары пилотажында иң яхшы авиация төркеме булган “Русь” пилот төркеменең чыгышы көтелә. Очучылар Л-39 “Альбатрос” өйрәнү-күнекмә алу реактив очкычларында иң катлаулы элементларны ясап күрсәтәчәк.
Бәйрәм тамашачыларын шулай ук хәрби авиациянең ТУ-95, ТУ-160, ТУ-22МЗ, эшлекле авиациянең HondaJet, Л-410, гомуми билгеләнештәге авиациянең Stinson 108, Цесна-172, “Фермер” һава судноларында, “АНСАТ”, “Ми-8” һәм “Ка-32” вертолетларында демонстрацион очышлар көтә. Россиядә классик парашют спорты буенча иң яхшы парашютчылар җиргә төшү төгәллеге буенча сикерешләр ясаячак.
Һава судноларының күрсәтмә чыгышларыннан тыш программада байк-шоу, парашютларны җыю буенча мастер-класс һәм концерт та күздә тотыла. Чара дәвамында Кызыклы фән һәм техника, пилотсыз очкыч аппаратлар һәм авиамодельләр йортлары экспозицияләре эшләячәк. Иң нәни кунаклар өчен балалар мәйданчыгы оештырылачак.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрү чарасы 17.00 сәгатьтә булачак. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе рәсми затлары, авиация тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашачак, аларның иң яхшыларына дәүләт бүләкләре биреләчәк.
Сезне “Мин галәм сайлыйм!” авиация бәйрәмендә көтәбез!
Мәгълүмат “Казан ярминкәсе” КҮ матбугат хезмәтеннән җиткерелде