«Казаньоргсинтез»ның табышы 20%ка арткан

2018 елның 31 июле, сишәмбе

«Казаньоргсинтез» ГАҖ быелның 6 аендагы эшенә йомгак ясады. Әлеге чорда предприятие 10 млрд сум табыш алган, әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорына карата 20%ка күбрәк булып чыккан. Предприятиенең кереме узган ел күрсәткечләренә караганда 6%ка арткан һәм 2018 елның 1 июленә 39,1 млрд сумга җиткән.

«Казаньоргсинтез» активлары беренче яртыеллык йомгаклары буенча 63,7 млрд сум тәшкил итә, ә төп чараларның бәясе – 35,8 млрд сум.

«Казаньоргсинтез»ка табыш һәм керем күрсәткечләрен, иң беренче чиратта, чыгарыла торган продукция күләмен арттыру хисабына күбәйтү мөмкин булган.Соңгы елларда предприятие тотрыклы рәвештә җитештерү күләмен арттыра. 2017 елда «Казаньоргсинтез» үз эшчәнлеге барышында полиэтилен чыгару буенча рекордлы санга иреште. Полиэтилен базарындагы шартлар да: продукциягә булган бәяләрнең тотрыклылыгы һәм артуы, валюталар курсының үзгәрүе предприятиенең икътисадый эшчәнлегенә шулай ук уңай йогынты ясамыйча калмаган.

Болар белән беррәттән, 2018 елның беренче яртыеллыгында «Казаньоргсинтез»ның финанс күрсәткечләренә чималга булган бәяләрнең артуы да җитди тәэсир иткән, әлеге хәл сатуның үзкыйммәтен арттыруга китереп чыгарган. Ләкин предприятиегә ресурсларга бәя артуны өлешчә компенсацияләү мөмкин булган, ул идарәи һәм коммерция сарыфларын киметә алган. Моннан тыш, 2017 елдан аермалы буларак, 2018 елның беренче алты аенда «Казаньоргсинтез» процентлар түләүдә чыгым тотмаган, чөнки банкларга булган бөтен бурычларын бер ел алдан ук вакытыннан алда түләп бетергән.

Предприятие турында белешмә«Казаньоргсинтез» ГАҖ – Россия Федерациясендәге иң зур предприятиеләрнең берсе (ТАИФ Компанияләре төркеменә керә). Россиядәге барлык полиэтиленның 40%ын һәм үзебезнең илдәге поликарбонатны 100% дәрәҗәсендә чыгара. Продукция исемлегендә – полиэтилен, полиэтилен трубалар, фенол, ацетон, бисфенол А, поликарбонатлар. Еллык җитештерү күләме  – 1,7 миллион тонна. РФ җитештерүчләре арасында предприятие полиэтилен буенча иң зур экспортлаучыларның берсе булып тора. Продукцияне дөньяның 31 иленә экспортка тапшыра.

Материал «Казаньоргсинтез» ГАҖ матбугат хезмәтеннән алынды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International