Альберт Кәримов республика сәнәгатьчеләре каршысында санлы технологияләр кертү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзәннең POZIS заводы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм ОСК предприятиеләрендә җитештерүне диферсификацияләү тәҗрибәсенә багышланган семинар-киңәшмә булды. Чарада 50дән артык сәнәгать предприятиесеннән, ведомстволардан, республикадагы югары уку йортларыннан җитәкчеләр һәм вәкилләр катнашты.

Альберт Кәримов "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру коралы буларак санлаштырылган технологияләр" темасына доклад белән чыгыш ясады һәм узган елда Татарстан Республикасы пилоты буларак чыгыш ясаучы Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өстенлекле программасының Илкүләм проекты итеп үзгәртелүе хакында искәртте. Проектның әһәмиятле максатчан күрсәткечләренең берсе – чималга бәйле булмаган тармакларда эре һәм урта предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5%ка арттыру. Җитештерүчәнлекне арттыру өстәлгән бәяне арттыру һәм аны җитештерү өчен эш сәгатен киметү хисабына ирешелә. Бу мәсьәләдә әһәмиятле факторларның берсе булып санлаштыру тора, бу хакта Германия икътисады уңай таныклый: 2013-2015 елларда санлы технологияләрне кертү нәтиҗәсендә Германия икътисадының өстәлгән өстәмә бәясе 23% тәшкил иткән.

Министр ассызыклап узганча, сәнәгатьне санлаштыру юлында дәүләт институтларын камилләштерү, конкуренцияне көчәйтү һәм, робот техникасын актив кертүне, сәнәгать тармакларында конкурентлылыкка сәләтле ясалма интеллектны да кертеп, инновацияләргә булган ихтыяҗны арттыру өстенлекле булып санала.

Хәзерге вакытта бу мәсьәләдә предприятиеләргә ярдәм күрсәтү буенча берничә программа эшли. Әйтик, сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча "Конверсия" программасы эшли – ул граждани һәм/яки икеләтелгән билгеләнешле югары технологияле продукцияне җитештерүгә булышлык күрсәтү өчен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен займнар. "Сәнәгатьне санлаштыру" программасы – санлы һәм технологик чишелешләр кертүгә юнәлдерелгән проектларга өстәмә финанс бирү. Яңа "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" программасы җәелеш алырга әзерләнә.

"Санлаштыру өлкәсендә барган үзгәрешләрнең тизлеген исәпкә алып, безнең сәнәгать предприятиеләре берникадәр куркынычларга тап булырга мөмкин, алар арасында иң мөһиме – базар позицияләрен югалту куркынычы. Югары җитештерүчәнлек – ул предприятие үсешендәге ышанычлы рычаг, ә санлаштыру өстәлгән бәя булдыруның яңа мөмкинлекләрен принципиаль рәвештә ачып җибәрә", – дип билгеләде министр.

Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм җитештерүне санлаштыру турында ("КАМАЗ" ГАҖ), сәнәгатьтә санлаштырып үзгәртү өчен яңа мөмкинлекләр турында ("РЕНОВА" ДК "ЦИФРА" компаниясе), сәнәгатьне санлаштыру турында ("Siemens" компаниясе), шулай ук НИОКРда сәнәгый санлы чишелешләрнең перспективалары турында (МИСиС илкүләм тикшеренү институтының "Кинетика" инжиниринг үзәге) да докладлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International