Дәүләти-хосусый партнерлык потенциалын бәяләү максатында Татарстан Республикасына ДХП буенча БМО Европа икътисад комиссиясенең эш советы делегациясе визит ясады.
Делегацияне Джеффри Гамильтон (Великобритания) җитәкләде. Ул БМО Европа икътисад комиссиясенең икътисадый хезмәттәшлек һәм сәүдә бүлегендә хезмәттәшлек һәм партнерлык секциясенә җитәкчелек итә.
Фикер алышу барышында халыкара икътисадчыларны төбәктәге сәнәгать үсешенең төп юнәлешләре, Татарстандагы әһәмиятле сату базарлары һәм аларны җәелдерү һәм үстерү перспективалары, глобаль икътисадый берләшмәләр һәм инфраструктура проектлары белән элемтә мәсьәләләре кызыксындырды.
Министр урынбасары Герман Лернер билгеләп узганча, социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиядәге лидер төбәкләр унлыгына керә, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгый җитештерү тәшкил итә, ә 2017 елда Татарстан Республикасында тулай төбәк продуктының күләме 36,3 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, ул шулай ук республикадагы икътисадый зоналарны һәм территорияләрне комплекслы үстерү алымнары турында да сөйләде.
III Бөтенроссия GMP-конференциясе алдыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчевның "Express Pharma" һинд фармацевтикасы журналында интервьюсы дөнья күрде. Әңгәмә быелның май аенда Нью-Делида Халыкара фармацевтика һәм сәламәтлек саклау iPhex 2018 күргәзмәсе барышында узды.
Журналистлар белән әңгәмә барышында Алексей Савельчев Россия фармацевтика базарының формалашуы һәм аны норматив-хокукый тәэмин итү, республиканың фармацевтика сәнәгатен үстерүдә төп трендлар һәм фаразлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерик, халыкара катнашулы "Россия һәм дөнья. Фармацевтика базарын үстерү потенциалы белән идарә итү" исеме астындагы III Бөтенроссия GMP-конференциясе 2018 елның 27-29 август көннәрендә Казанда узачак.
III Бөтенроссия GMP-конференциясе фармацевтика өлкәсендәге әйдәп баручы халыкара һәм Россия экспертларын, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, фармацевтика җитештерүендәге җитәкчеләрне һәм белгечләрне, профессиональ берләшмәләрнең һәм бергәлекләрнең вәкилләрен – Россиядән һәм чит илләрдән 1000 якын катнашучыны җыячак.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д.В. Мантуров, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры М.С.Орешкин, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашында пленар утырышлар, панель дискуссияләр уздыру планлаштырыла.
Конференция кысаларында фикер алышыначак мәсьәләләр Россия фармацевтикасын алга таба үстерүнең билгеләүче ноктасына әйләнәчәк, тармактагы эксперт потенциалының тирәнлеген һәм аның дөньяви фармацевтика базарлары белән үзара бәйләнешен билгеләү мөмкинлеген бирәчәк.
Әлеге чараны уңышлы уздырып җибәрү Татарстан Республикасында фармацевтика үсешенә яңа импульс бирергә мөмкин.
Тулырак:
http://www.expressbpd.com/pharma/digital-issue-pharma/express-pharma-june-16-30-2018/402581/
Россиянең Сәнәгать министрлыгы комплекслы инвестиция проектлары исемлегенә кертү максатларында гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестиция проектларын конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 03 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләр Россия оешмаларына 2017-2019 елларда алынган инвестиция кредитлары буенча РФ валютасында, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 20 июлендәге 702 номерлы карары нигезендә исәпләп чыгарылган база индикаторының 0,7 күләмендә бирелә.
Үз чиратында, 2014-2016 елларда РФ валютасында алынган кредитлар буенча субсидияләр инвестиция кредиты бәясенең бер өлешен компенсацияләү өчен Россия Үзәк банкының төп ставкасаның 0,7 күләмендә бирелә.
РФ валютасында номинацияләнгән облигацияләр буенча субсидияләр оешманың облигация займнары буенча купон керемен түләүгә булган фактик чыгымнары суммасының 70 проценты күләмендә бирелә.
Бу вакытта инвестиция проектының гомуми бәясе түбәндәгечә булырга тиеш:
- 2014-2016 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 5 млрд. сумга кадәр;
- 2017-2019 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр һәм облигацияләр буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 7,5 млрд. сумга кадәр (аларга карата Россия Федерациясе катнашында махсус инвестиция контракты төзелгән инвестиция проектлары өчен – 10 млрд. сумга кадәр).
Гаризалар тапшыру, документлар алмашу, субсидияләр бирү шартлары үтәлешен күзәтү һәм тикшереп торуга бәйле барлык процедуралар хәзер санлаштырылган форматка күчерелгән.
Электрон хезмәттәшлек Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы (http://minpromtorg.gov.ru/ministry/infosys/#gisp) аша гамәлгә ашырыла.
Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 23 июленнән 20 августына кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүматларны Сәнәгатьне үстерү фондының консультацияләр үзәгендә алырга мөмкин.
Элемтә өчен: Топорков Николай Викторович, телефон: (495) 221-90-04 (өст. 406), электрон почта адресы: toporkov@frprf.ru.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан компаниясе – салкын рәвештә сыгылган көнбагыш маен җитештерүче "ТЛК" ҖЧҖ вәкилләре белән эшлекле киңәшмә булды. Завод 2017 елда Бөгелмәдә эшли башлады, җитештерүнең беренче линиясенә инвестицияләр күләме 30 миллион сумнан артык.
Продукция югары сыйфатлы килеп чыга, Татарстан һәм Россия сәүдә челтәрләренә җиткерелә башлады инде. Шуңа күрә компаниядә җитештерү куәтләрен арттырып һәм җиткерүләр географиясен киңәйтеп, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү планлаштырыла.
Очрашу барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре компанияне тышкы базарларга чыгуның гамәлдәге экспорт мөмкинлекләре, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүнең гамәлдәге хөкүмәт программалары буенча консультацияләде.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә иң зур "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" ("АКТО") халыкара махсуслашкан күргәзмәсенә һәм "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәменә әзерләнү һәм аны уздыру буенча киңәшмә узды.
Очрашуда чараны оештыручылар төбәкнең иң зур тармак күргәзмәсенә планлаштырылган чараларга әзерлек барышы турында фикер алышты, әлеге чарага Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөнья илләреннән 3000 артык авиация тармагы вәкиле килер дип көтелә.
"АКТО" күргәзмәсе – ул авиация һәм ракета-космик сәнәгатьне технологик үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен нәтиҗәле эш мәйданчыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 8 августыннан 10сына кадәр авиация-космос тармагы предприятиеләреннән беренче затлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашында махсус эш программасы турында белдерелде. Ә атап әйткәндә,
Россия авиаҗитештерүчеләр берлегенең IV съезды;
Халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;
Эшлекле авиация буенча төбәк форумы;
Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеме утырышы.
Эш программасын 2018 елның 10 августында инде гореф-гадәткә әйләнгән "Мин галәм сайлыйм" авиация бәйрәме төгәлләячәк, ул Казан халкы һәм барлык кунаклар өчен махсус оештырыла.
РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 17 июлендәге 836 номерлы карары нигезендә 2019 елның 01 гыйнварыннан башлап 30 июненә кадәр экспортның таможня процедурасына урнаштырганда каен бүрәнәсе (Betula spp.) алып чыгуга 567 мең. куб. метр күләмендә квота билгеләнде. Карарда иң аз аркылы кисеменең диаметры кимендә 15 см, озынлыгы кимендә 1 м (код 4403 95 000 1 ТН ВЭД ЕАЭС) каен бүрәнәләрен РФ территориясеннән читкә, Евразия икътисад берлеге әгъзалары булып тормаган дәүләтләргә ташу регламентлана. Чималның әлеге төре республиканың агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм илнең эчке базары өчен шактый әһәмиятле булып тора.
Бүген ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Татарстан-Япония: тарих һәм багланышлар киләчәге" халыкара конференциясе ачылды. Конференция ТР ФА Ш.Мәрҗани ис.тарих институты белән Төньяк-Көнчыгыш Азиянең Симанэ префектурасы университетының өйрәнү үзәге арасындагы академик хезмәттәшлек турындагы шартнамә кысаларында инде өченче мәртәбә уздырыла.
Япония сәүдә-икътисад өлкәсендә Татарстан Республикасының төп стратегик партнерларының берсе булып тора. Автомобиль төзелеше тармагында, профессиональ белем бирү, белгечләрне үзгәртеп әзерләү өлкәсендәге үзара файдалы ике яклы хезмәттәшлек планлы һәм тотрыклы рәвештә үсеш ала. Моннан тыш, уртак проектлар "Аммоний" АҖ, "Танеко" АҖ, ICL – КПО-ВС кебек Татарстанның зур предприятиеләре һәм республикадагы башка предприятиеләр белән дә тормышка ашырыла. Татарстан белән Япония арасында 2017 елдагы тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 100,4 млн. сум тәшкил итте, бу исә 2016 ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк.
Конференцияне ачканда сәламләү сүзләре белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.
"Безнең предприятиеләрнең һәм белем бирү йортларының ике як мөнәсәбәтләрендә ихлас мәнфәгатьле булуы төбәкара сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту өчен чын локомотив булып хезмәт итә", – дип билгеләде министр урынбасары.
Конференция Россиядә Япония елын уздыру кысаларында Россия Федерациясендә Япония вәкиллеге ярдәмендә төбәк чаралары кысаларында узды.
20 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Аммоний" АҖ булды, биредә Җәмгыятьнең директорлар советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында Альберт Кәримов бертавыштан "Аммоний" АҖнең директорлар советы рәисе итеп сайланды. Шулай ук чара кысаларында Җәмгыятьнең директорлар советының 2018-2019 елларга эш планы расланды.
"Аммоний" АҖнең директорлар советы утырышы тәмамлангач Альберт Кәримов предприятиенең хезмәткәрләр коллективы белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры предприятиенең республика өчен социаль һәм икътисадый әһәмиятле булуын, тармактагы әйдәп баручы компанияләр арасында үзенең позициясен саклап торуы турында билгеләде.
Чарада Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән Сергей Шевченкога күп еллык намуслы хезмәте өчен, җитештерүне төзү һәм оештыруга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм коллективка предприятиенең яңа генераль директоры – Тимур Алиевны таныштырды, ул элегрәк генераль директор урынбасары – "Аммоний" АҖнең Казандагы вәкиллеге директоры вазыйфасын биләгән иде.
20 июльдә, көннең икенче яртысында, Министрлыкта Татарстан Республикасында мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары, шулай ук Менделеевск муниципаль районы транспорт чараларын күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, Менделеевск районы хакимияте башлыгы һәм вәкилләре, "РариТЭК" компаниясе һәм "КАМАЗ" ГАҖ вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ куллану перспективалары, аннан файдалануны җәелдерү максатлары турында, шулай ук Менделеевск муниципаль районы транспорт чараларын күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Билгеле булганча, ТР Хөкүмәте тарафыннан 10 елга – "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасы расланды.
Программаның төп бурычы – газ двигательләре белән яңа транспорт техникасы сатып алу һәм гамәлдәге автомобильләр паркын газ-мотор ягулыгына күчерү.
Программаны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан транспорт чаралары милекчеләренең ягулык системасын кысылган табигый газ белән эшләү мөмкинлеген тәэмин итү өчен үзгәртеп җиһазландыруга бәйле чыгымнарын субсидияләү механизмы эшләнгән.
2013 елдан башлап – Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле – Татарстан Республикасында кысылган табигый газга күчерелгән һәм сатып алынган газ-мотор ягулыгында эшләүче транспорт чараларының саны 4000 тирәсе булды. Татарстанда әлеге тармакны үстерүдә яңа юнәлеш булып "РариТЭК" һәм "НОВАТЭК" компанияләре арасында Иннопром кысаларында 2018 елның 10 июлендә имзаланган Хезмәттәшлек итү турында килешү булды.
Бүгенге утырышта "РариТЭК" компаниясе Менделеевск районы территориясендә транспорт чараларын сыекландырылган табигый газга күчерү буенча пилот проектын тормышка ашыруга бәйле тәкъдимнәрен кертте. Проект районда сыегайтылган табигый газдан файдалануны җәелдерүгә юнәлдерелгән күп яклы комплекслы якын килүне күздә тота. Бу СТГ өчен транспорт чаралары китертү, өйрәнү үзәге булдыру, сервис үзәген тәэмин итү, шулай ук транспортка СТГ салу урыннары булдыру.
"КАМАЗ" ГАҖнең газ-мотор техникасы буенча директоры Евгений Пронин автогигантта җитештерелә торган, сыекландырылган табигый газда эшләүче автомобиль техникасы турында сөйләде. 2016 елның декабрендә КАМАЗ сыекландырылган табигый газ белән эшләүче ике: бортлы КАМАЗ-65117-37 һәм иярле тарттыргыч КАМАЗ-65116-37 йөк машиналары модельләрен сертификатлаган. Хәзерге вакытта әлеге машиналар сынау эксплуатациясен уза.
Менделеевск районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров муниципаль транспортны кысылган табигый газга күчерү буенча уздырылган эш турында сөйләде.
Очрашу азагында министр билгеләп узганча, Татарстан Республикасы күздә тотылган проектны гамәлгә ашыру өлешендә нык мәнфәгатьле. Шуңа күрә кайбер мәcьәләләрне җентекле эшләп бетерергә кирәк. Профильле министрлыклар һәм ТР муниципаль районнары белән берлектә СТГ өчен сатып алуга планлаштырыла торган транспорт чаралары исемлеген формалаштыру, сынаулар нәтиҗәсендә СТГ белән эшләүче автомобиль техникасының техник-эксплуатация күрсәткечләрен, предприятиеләрдә һәм, тулаем алганда, республикада әлеге техниканы эксплуатацияләүдән алына торган икътисадый нәтиҗәне билгеләү зарур.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Сибур Холдинг" ГАҖ белән берлектә "СИБУРдан китерүче көне"н уздырды.
Әлеге чара Россиядәге иң зур нефть химиясе холдингыннан сатып алулар өлкәсендә корпоратив сәясәте, компаниядә кулланыла торган материаллар һәм технологияләр буенча импорталмаш сәясәте бирү, шулай ук республика предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек итү өчен элемтәләр урнаштыру максатында оештырылды.
"СИБУР Холдинг" ГАҖ делегациясен Идарә әгъзасы – "СИБУР" ҖЧҖ идарәче директоры Павел Ляхович җитәкләде, ул җайланмалар китертү буенча импорталмаш өлешендә Татарстан Республикасы белән үзара хезмәттәшлек буенча зур потенциал булуын билгеләде.
"СИБУР" ҖЧҖнең "Эш тармагын тәэмин итү" юнәлеше җитәкчесе Антон Бурдин сатып алуларны уздыру тәртибе, партнерлар челтәрен киңәйтүдә компания ихтыяҗлары, китерүчеләр белән эшләү принциплары турында сөйләде.
ТР Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров "СИБУР Холдинг" ГАҖ белән үзара хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм сәнәгый хезмәттәшлектә һәм 4.0 сан индустриясендә кооперацияне үстерүнең әһәмиятле булуы турында билгеләде.
Фикер алышуларда "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Миррико" ДК, "КМПО" АҖ, "Казаньоргсинтез" ГАҖ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ вәкилләре, ТР Машина төзелеше кластеры каршындагы инженерлык клубы вәкилләре катнашты.
Чара йомгаклары буенча ТР Машина төзелеше кластерына һәм "Сибур" компетенцияләр үзәгенә (Төмән ш.) Татарстан Республикасындагы мәнфәгатьле предприятиеләр катнашында, җайланмалар китертү өлешендә "Сибур Холдинг" ГАҖ белән хезмәттәшлек итү буенча Татарстан предприятиеләренең потенциалын алдан ук билгеләп, уртак киңәшмә уздыру карары кабул ителде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Сибур Холдинг" ГАҖ ике яклы хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгатьле булулары хакында белдерделәр һәм "Татарстан Республикасы оешмаларының югары технологияле продукциясен куллануны киңәйтү" проектының, шул исәптән импорталмаш буенча, "юл картасы" проектына имза салдылар.