ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 23-24 апрелендә "Һөнәр стандартларын кулланып, персоналны аттестатлау: предприятиеләрдә эшләүчеләрнең квалификациясен бәяләү" темасы буенча семинар-практикум булачак. Татарстан предприятиеләре катнашу өчен чакырыла. Семинарда катнашу өчен заявкалар 2019 елның 19 апреленә кадәр кабул ителә.

Үткәрелү урыны: Казан ш., Журналистлар урамы, 24. Конференцияләр залы, 4 нче кат.

Тулырак мәгълүматларны

+7(843) 292-04-95 телефон номеры буенча алырга мөмкин, Рөстәм Рәшид улы Мөхәммәтҗанов.

Чара Татарстан Республикасында Төбәк методика үзәге – "Идел буе сыйфат үзәге" коммерциясез партнерлыгы тарафыннан "НАРК" АКО укытучылары белән берлектә уздырыла.

Тулырак:

 www.pcq.ru 

 www.rmc-pcq.com


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 12 апрелендә энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумының программа чаралары кысаларында "Казан Экспо" ХКҮдә традиционга әйләнгән Яшьләр көне узды.

Яшьләр көнен оештыручы булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Казан дәүләт энергетика университеты" ЮББ ФДБМУ һәм "Татарстан Республикасы Министрлар Каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклагыч технологияләр үзәге" ДАУ катнашты.

Яшьләр көненең йомгаклау өлешендә "Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз-2019" яшь инициативаларның VI республика конкурсында һәм Татарстан Республикасының ТЭК предприятиеләрендә яшьләр коллективлары арасында узган "ENERGY QUIZ" викторинасында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм дипломнарны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов "Казан дәүләт энергетика университеты" ЮББ ФДБМУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов белән берлектә тапшырды.

 

Бүген Бензол экстракциясе җайланмасы тантаналы рәвештә эксплуатациягә кертелде. Җайланма төзелеше 2018 ел азагында төгәлләнгән, ә инде март аенда ул проект куәтенә кертелгән. Яңа җитештерү объекты производство эчендә бензол катнашкан фракцияләрне эшкәртү процессын оптимальләштерергә һәм гамәлдәге энергосыешлы төеннәрне бушатырга ярдәм итәчәк. Җайланма ярдәмендә заводта эшләүчеләр бензол җитештерү күләмен елына 265 мең тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра, бу исә аны читтән сатып алудан тулысынча баш тарту мөмкинлеген бирәчәк.

10 апрельдән 12сенә кадәр Татарстан Республикасында губернатор Виктор Томенко җитәкчелегендә Алтай крае делегациясе эш визиты белән сәфәр кыла. Визитның төп максаты – төрле эшчәнлек өлкәләрендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен өйрәнү һәм төбәкләрдәге предприятиеләр һәм оешмалар арасында турыдан-туры элемтәләр көйләү.

Делегация Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгында, "Химград" технополисында, "Алабуга" МИЗ, Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә булды. Шулай ук ТАИФ, Татнефть һәм Татэнерго җитәкчелеге белән дә очрашулар узды.

11 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәйтелгән очрашу булды, аның барышында Алтай крае Хөкүмәте белән В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыруның Чаралар планы имзаланды.

Документ Алтай крае белән "Татнефть" ГАҖ арасында элегрәк төзелгән Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында имзаланды һәм Компаниянең Алтай краендагы җитештерү предприятиеләре белән энергетика ягыннан нәтиҗәле технологияләрне кертү, импорталмаш проектларын тормышка ашыру, нефть табу җайланмаларын җитештерү өлкәләрендәге партнерлыгын һәм башка мәсьәләләрне үз эченә ала. 

Фәнни-техник һәм социаль өлкәләрдә проектларны тормышка ашыру буенча Алтай краеның проект институтлары, югары белем йортлары, шифаханә-курорт учреждениеләре, стартап-бергәлеге белән үзара хезмәттәшлек итү планлаштырыла.

12 апрельдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Алтай крае һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре очрашты.

Алтай крае белән Татарстан Республикасының партнерлык мөнәсәбәтләре Алтай крае белән Республика арасында сәүдә-икътисадый, гыйльми-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында имзаланган Килешү кысаларында үсеш ала. 

Альберт Кәримов Яр Чаллыда Ford Sollers заводы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Ford Sollers Президенты һәм СЕО Әдил Ширинов, ТР Хезмәт министрлыгы һәм Халыкның мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты.

Очрашуда "Форд Соллерс" уртак предприятиесендә хәзерге вәзгыять һәм дәүләт органнары тарафыннан күрелә торган чаралар турында сүз барды.

 "Бүгенге көндә шәһәрнең әйдәп баручы "КАМАЗ" ГАҖ, быел һәм киләсе берничә елда берничә яңа производствоны башлап җибәрүче Haier предприятиеләре компания хезмәткәрләрен эшкә алуда үзләренең мәнфәгатьле булуын белдерде. Шулай ук эштән азат ителгән персоналны резидент-предприятиеләргә урнаштыру предметы буенча "Алабуга" МИЗ белән дә сөйләшүләр алып барыла", – дип билгеләде министр белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча.

Шунысын билгеләү әһәмиятле, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә 2019 елда 7 яңа производствоны ачу планлаштырыла, анда 700 артык яңа эш урынын булдыру күздә тотыла һәм 2020 елда ике предприятие ачылачак, аларда 70 артык эш урыны булыр дип көтелә.

Халыкара стандартларда эшләүче автокомпонентлар белән тәэминатчылар өлешендә Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы җирле автоҗитештерү компанияләре белән дә, башка төбәкләрдәге компанияләр белән дә республикадагы автокомпонентларны җитештерүче предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлегенә актив ярдәм итә.

Шул кысаларда ел саен республикада TIAF supported by Automechanika Халыкара Форумы уздырыла, ул потенциаль сатып алучыларга үз продукцияңне һәм хезмәтләреңне күрсәтү, автомобильләр җитештерү, аларны төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компанияләрнең һәм автокомпонентларны күмәртәләп һәм ваклап сатучы предприятиеләрнең вәкилләре белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук, Министрлык ярдәме белән, Россиядәге һәм чит илләрдәге эре компанияләрнең "Тәэминатчы көннәре" дә оештырыла. 2019 елның май ае азагында Hyundai компаниясенең "Тэминатчы көне"н уздыру планлаштырыла, анда, шул исәптән, Ford заводы тәэминатчылары да чакырылачак, бу исә компанияләргә яңа заказчылар табарга һәм яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга ярдәм итәчәк.

Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча Татарстанның халыкара форумы кырларында Татарстан Республикасының энергетика тармагындагы баш белгечләр белән бизнес-очрашулар узды. Эшлекле очрашуларның һәм сөйләшүләрнең әлеге форматы республикадагы зур күргәзмә чараларының көн тәртибендә инде гадәти күренешкә әйләнде.

"Генерацияләү компанияләре сәгате" кысаларында анда катнашучыларда республиканың төрле ҖЭҮ, ГРЭС һәм ГЭС белгечләре белән аралашу һәм үз продукциясен күрсәтү мөмкинлеге бар иде.

"Челтәр компаниясе сәгате" кысаларында анда катнашучылар "Челтәр компаниясе" ААҖ төп техник белгечләре белән элемтәләрне җайлый алды.

ТР сәнәгый предприятиеләренең баш энергетиклары сәгатендә КМПО, Нижнекамскнефтехим, Татэнергосбыт һ.б. кебек предприятиеләрнең вәкилләре белән очрашулар узды.

Бизнес-очрашуларда барлыгы 120 артык кеше катнашты һәм 200 якын сөйләшү уздырылды.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга (СТГ) күчерү эшен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеменең дүртенче утырышы булды. Утырышны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды. Катнашучылар арасында автотранспорт компанияләренең, газда эшли торган йөк һәм автомобиль техникасын җитештерүче компанияләрнең, башка министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре бар иде.

Утырышта катнашучылар белән берлектә йөк транспортында һәм авыл хуҗалыгы техникасында СТГ файдалануга этаплап күчүне тәэмин итү, СТГ җитештерү-сату инфраструктурасын һәм СТГ эшләүче транспорт паркын синхронлы үстерү, газ-мотор ягулыгы сыйфатында СТГ файдалануга этәргеч бирү механизмнарын эшләп чыгару мәсьәләләре бергәләп карала.

Хәзерге вакытта, Татарстан Республикасы җитәкчелеге куйган бурычларны һәм яңа тенденцияләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасының "2018-2030 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыегайтылган табигый газ базарын үстерү" ярдәмче программасын актуальләштерү буенча ведомствоара эш үткәрелә. Актуальләштерү йомгаклары буенча әлеге ярдәмче программа раслау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Фәнне һәм техниканы үстерүгә финанс ярдәменең кытайкүләм ассоциациясенең Венчур инвестицияләре буенча комиссиясе генераль сәркатибе госпожа Сю Сяопин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе 9 апрельдән 12сенә кадәрге чорда Татарстанга визит ясый. Визитның төп максаты – бу көннәрдә "Казан Экспо" ХКҮ уза торган Россия венчур форумы 2019 катнашу.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан халыкара энергия-ресурс нәтиҗәлелеге форумы (ТЭФ-2019) кысаларында, көннең икенче яртысында, "Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар" темасына семинар булды, анда РФ Энергетика министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре һәм 40 артык РФ субъектыннан үз төбәгендә газ-мотор ягулыгы өлкәсен үстерүгә җавап бирүче вәкилләр катнашты.

Бүген ТЭФ-2019 форумы кысаларында, ТР Хөкүмәте утырышыннан соң, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Энел Россия" ГАҖ арасында Яңартылучы энергия чыганакларын үстерү өлкәсендә мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International