Бүген Бензол экстракциясе җайланмасы тантаналы рәвештә эксплуатациягә кертелде. Җайланма төзелеше 2018 ел азагында төгәлләнгән, ә инде март аенда ул проект куәтенә кертелгән. Яңа җитештерү объекты производство эчендә бензол катнашкан фракцияләрне эшкәртү процессын оптимальләштерергә һәм гамәлдәге энергосыешлы төеннәрне бушатырга ярдәм итәчәк. Җайланма ярдәмендә заводта эшләүчеләр бензол җитештерү күләмен елына 265 мең тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра, бу исә аны читтән сатып алудан тулысынча баш тарту мөмкинлеген бирәчәк.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖдә бензол этилбензол, стирол җитештерүдә кулланыла, соңгысын каучуклар һәм полистирол алганда файдаланалар. Полистиролдан бер кулланыла торган савыт-саба, уенчыклар җитештерелә, ул шулай ук шин сәнәгатендә, төзелеш индустриясендә, медицинада һәм башка өлкәләрдә дә кулланыла.
Бүген шулай ук "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ административ бинасының конференцияләр залында акционерларның еллык гомуми җыелышы булды, анда 2018 елда Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җыелыш эшендә ТР Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
2018 елдагы эш йомгаклары турында доклад белән "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. Узган елда Компания үзенең тотрыклы үсешен дәвам иттергән, акционерлар һәм коллектив мәнфәгатьләрендә үзенең җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләрен яхшырткан.
Продукция һәм хезмәтләр сатудан алынган табыш 189 млрд сум тәшкил итә, бу исә 2017 ел табышыннан 16%ка югары. Физик объем индексы 103,2% тәшкил итә.
2018 елда "Нижнекамскнефтехим", бер үк вакытта табигый каучукның СКИ бәяләренә бәйле хакын киметеп, углеводород чималының бәясе арткан шартларда эшләгән. Шул ук вакытта чыгарыла торган СКИ бәясе табигый каучукны катировкалау нигезендә формалаша, алар, киресенчә, кимү тенденциясенә ия.
2018 елда изопрен-мономер заводында еллык көәте 160 мең тонна тәшкил итүче изобутан дегидрирлау буенча яңа блок төзелеше тәмамланган, этилен заводында SRT-VI тибындагы ике яңа пиролиз миче эксплуатациягә кертелгән һәм бензол экстракцияләү һәм бүлеп чыгару җайланмасының төзелеше тәмамланган.
Узган елда уртача тыгызлыктагы 3 яңа полиэтилен маркасы, азык-төлек төргәге өчен 2 яңа полистирол маркасы, биомодаль полипропиленның 1 яңа маркасы һәм полиэфирның 1 яңа маркасы үзләштерелгән һәм аларны эшләп чыгару җайга салынган.
2018 елның апреленнән башлап Линде АГ компаниясе белән берлектә "Нижнекамскнефтехим" предприятиесе еллык куәте 600 мең тонна этилен тәшкил итүче яңа этилен комплексын проектлауга һәм аның проект документациясен эшләүгә керешкән. Озак сроклы әзерлек җайланмаларына беренче заказлар урнаштырылган.
Яңа этилен комплексын электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү, шулай ук "Нижнекамскнефтехим" предприятиесе производстволарының гомуми энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өчен 495 МВт куәтендәге яңа ПГУ-ТЭС электр станциясе торгызыла. Әлеге проектларны финанслау мәсьәләләре уңышлы хәл ителгән. 2018 елда алман банклары белән, Euler Hermes иминият полисында, гомуми суммасы 1 млрд евролык озак сроклы кредит килешүләре имзаланган.
Компания әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирә. 2018 елда гомуми суммасы 1,5 млрд сумга якын 61 табигать саклау чарасы уздырылган.
“Нижнекамскнефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча