Альберт Кәримов Яр Чаллыда Ford Sollers заводы хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Ford Sollers Президенты һәм СЕО Әдил Ширинов, ТР Хезмәт министрлыгы һәм Халыкның мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты.
Очрашуда "Форд Соллерс" уртак предприятиесендә хәзерге вәзгыять һәм дәүләт органнары тарафыннан күрелә торган чаралар турында сүз барды.
"Бүгенге көндә шәһәрнең әйдәп баручы "КАМАЗ" ГАҖ, быел һәм киләсе берничә елда берничә яңа производствоны башлап җибәрүче Haier предприятиеләре компания хезмәткәрләрен эшкә алуда үзләренең мәнфәгатьле булуын белдерде. Шулай ук эштән азат ителгән персоналны резидент-предприятиеләргә урнаштыру предметы буенча "Алабуга" МИЗ белән дә сөйләшүләр алып барыла", – дип билгеләде министр белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча.
Шунысын билгеләү әһәмиятле, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә 2019 елда 7 яңа производствоны ачу планлаштырыла, анда 700 артык яңа эш урынын булдыру күздә тотыла һәм 2020 елда ике предприятие ачылачак, аларда 70 артык эш урыны булыр дип көтелә.
Халыкара стандартларда эшләүче автокомпонентлар белән тәэминатчылар өлешендә Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы җирле автоҗитештерү компанияләре белән дә, башка төбәкләрдәге компанияләр белән дә республикадагы автокомпонентларны җитештерүче предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлегенә актив ярдәм итә.
Шул кысаларда ел саен республикада TIAF supported by Automechanika Халыкара Форумы уздырыла, ул потенциаль сатып алучыларга үз продукцияңне һәм хезмәтләреңне күрсәтү, автомобильләр җитештерү, аларны төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компанияләрнең һәм автокомпонентларны күмәртәләп һәм ваклап сатучы предприятиеләрнең вәкилләре белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген бирә. Шулай ук, Министрлык ярдәме белән, Россиядәге һәм чит илләрдәге эре компанияләрнең "Тәэминатчы көннәре" дә оештырыла. 2019 елның май ае азагында Hyundai компаниясенең "Тэминатчы көне"н уздыру планлаштырыла, анда, шул исәптән, Ford заводы тәэминатчылары да чакырылачак, бу исә компанияләргә яңа заказчылар табарга һәм яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга ярдәм итәчәк.