Бүген Альберт Кәримов "Казаньоргсинтез" ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты, әлеге чара 2018 елгы эш йомгакларына багышланды. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Предприятие эшчәнлегенең йомгаклары турында доклад белән "Казаньоргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнеголов чыгыш ясады. 2018 елда "Казаньоргсинтез" ГАҖ финанс күрсәткечләрен шактый арттыруга ирешкән. Узган елда товар продукциясен сатудан алынган табыш 79 млрд сумнан артып киткән, бу күрсәткеч 2017 ел дәрәҗәсеннән 9,7%ка югары. Табыш арттыруга полиэтилен һәм поликарбонат базарында бәяләр конъюнктурасы төп йогынты ясаган. 2018 ел йомгаклары буенча чиста табыш 19,9 млрд сум тәшкил итә, бу исә 2017 ел белән чагыштырмача 31%ка югары. 2018 елда "Казаньоргсинтез" ГАҖ җитештергән товар продукциясе 989 мең тонна тәшкил иткән. Производсто куәтләрен файдалану күрсәткече – 94%. Полиэтилен җитештерүнең гомуми күләме 715,6 мең тәшкил иткән, бу күрсәткеч аннан алдагы ел дәрәҗәсеннән 1,3%ка кимрәк. Шул ук вакытта түбән басымлы полиэтилен 512 мең тоннага күбрәк җитештерелгән, монысы алдагы ел дәрәҗәсеннән күбрәк. Предприятиегә полиэтилен җитештерүгә бәйле куәтләрне 2017 ел белән чагыштырганда максималь кулланырга этилен китертүнең 15 мең тоннага кимүе ирек бирмәгән. Кытлыкны хәтта этиленны үзендә эшләүне арттыру хисабына да каплап булмаган.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ продукциясен сатуның төп базары булып эчке базар кала – табышның 82%ы. Экспорт 18% тәшкил итә. 2018 елда предприятие продукциясе дөньяның 32 иленә җиткерелгән. Төп сатып алучылар: Казакъстан, Украина, Беларусь, Кытай, Сингапур, Литва, Сербия, Үзбәкстан компанияләре. Көньяк Америкага юл җайланган: Уругвай, Чили һәм Бразилия.
2018 ел йомгаклары буенча бюджетның барлык дәрәҗәләренә салым түләүләре 9,7 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 6,1 млрд сум күчерелгән.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ традицион рәвештә экология, сәнәгый куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ планлы рәвештә чимал һәм энергетика ресурсларын экономияләүгә ирешү, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметү, продукция эшләүне арттыру һәм логистиканы яхшырту буенча җайланмаларны яңарту эшен алып бара.
2018 елда төгәлләнгән зур проектлар арасында – искергән 10 урынына этилен заводында дүрт пиролиз миче төзү, агызу-салу эстакадасын СУГ реконструкцияләү, түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводында ташландык газларны тотып калу системасы белән тәэмин итеп, "С" реакторын модернизацияләү, шунда ук кара мастер-батч җитештерү узелын төзү, югары басымлы полиэтилен заводында автоклав реакторларны алмаштыру.
2019 елда кайбер проектларны тормышка ашыру дәвам итә: этилен заводында этан чималын алмаштырганда куәтләрне арттыру максаты белән этилен җитештерү өлешендә модернизацияләү, бисфенол А заводында изопропилбензонл производствосын һәм фенолны микрокушылдыклардан үтә нечкә чистарту узелын модернизацияләү, товар продукциясен үлчәп төргәкләү, паллетлау һәм саклау узелын модернизацияләү, пропилен һәм бутилен-бутадиен фракциясен саклау өчен базис складларын реконструкцияләү, чистарту корылмалары цехының су әзерләү блогын һәм өстәмә резервлы тышкы коммуникацияләр төзү. Соңгы проект "Салават Күпере" торак комплексында фильтр аша чыгарылган суны арттыруның планлаштырылуына бәйле.
Якын киләчәктә берничә зур проект буенча эшләр башлау ниятләнә. Түбән басымлы полиэтилен җитештерү һәм эшкәртү заводында, ташландык газларны тотып калу системасы белән тәэмин итеп, сэвиленнар җитештерүнең автоклав җайланмасын төзеп, "В" реакторның реконструкцияләү, ПГУ-250 электр генерацияләү җайланмасын урнаштыру турында сүз бара.
"Казаньоргсинтез" ГАҖ материаллары буенча
Сәнәгатьне үстерү фондының (СҮФ) Күзәтүчелек советы "Конверсия", "Лизинг проектлары", "Цифрлы сәнәгать" һәм "Комплект эшләнмәләр" кебек төрле программалар буенча тугыз сәнәгать проектын тормышка ашыруга займнар бирүне хуплады.
"Комплект эшләнмәләр" программасы буенча Татарстанның "КамЭнергоМаш" ҖЧҖ предприятиесенә ("КЭР-Холдин ИК") займ хупланган, аның ярдәмендә компания Түбән Кама шәһәрендә газ-турбин җайланмалары өчен комплект өлешләр чыгара башлаячак.
"Без ышанабыз, СҮФ ярдәме һәм мондый Россия предприятиеләрен үстерү төбәк өчен дә, тулаем алганда тармак өчен дә гаять әһәмиятле", – дип билгели предприятие директоры Андрей Мельников.
Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган 1%лы ташламалы займ импорталмаш кысаларында илдәге продуктлар җитештерүне җәелдереп җибәрәчәк. Компания мәгълүматларына караганда, чит ил җитештерүчеләре бүген Россия базарының 53%ын биләп тора. Асылда, предприятие турбин көрәкләре һәм дисклары һәм компрессорлар, редукторлар, корпус элементлары чыгарачак. Алар Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән газ турбиннарының запас өлешләре булып тора. Проектның бәясе – 529 млн сум, аның 398,9 млн сумы СҮФ тарафыннан ташламалы займ буларак бирелергә мөмкин.
"Башкортстанда Татарстан көннәре"нең икенче көнендә, татар шагыйре Г.Тукайга һәйкәл ачылганнан соң һәм Уфа дәүләт нефть техник университетын караганнан соң, Татарстан-Башкортстан эш форумы уздырылды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Башкортстандагы Татарстан көннәре хезмәттәшлек итү юнәлешләренең: рәсми багланышлардан һәм эшлекле партнерлыктан башлап күптөрле гуманитар элемтәләргә кадәр киң спектрын колачлый.
Үз чиратында, Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфаларын в.б. Радий Хәбиров билгеләп узганча, бүген күп кенә башкорт предприятиеләре Татарстан компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. Муниципальара дәрәҗәдә әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. Башкортстан белән Татарстанның сәүдә-сәнәгать палаталары бергәләп эшли.
Эш форумында ТР Премьер-министры урынбасары – министр Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын презентацияләде, шулай ук "Казан вертолет заводы" ГАҖ һәм "Камаз" ГАҖ җитәкчеләре дә чыгыш ясады.
Моннан тыш, чарада ике республиканың туристлык потенциалы турында да сүз барды. Форум азагында берничә тармак килешүенә кул куелды һәм төрле юнәлешләр буенча тугыз тематик түгәрәк өстәл уздырылды.
Башкортстан – Татарстанның стратегик пратнеры.
ТР Президенты һәм "КВЗ" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
"П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" компаниясе өзлексез пыяласүс җитештерү буенча пыяла кайната торган модернизацияләнгән мичне эшләтеп җибәрде.
Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 441,51 млн сум күләмендә ташламалы заемны "Үсеш проектлары" программасы буенча Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) биргән. Инвестицияләрнең гомуми күләме 883 млн сум тәшкил итә.
Проект кысаларында пыяла кайнату мичен модернизацияләү өчен технологик җайланма сатып алынган. Пыяла кайнату мичен модернизацияләү җитештерү күләмнәрен 32 процентка арттыру, чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү һәм экспорт сатуларын арттыру мөмкинлеген бирәчәк.
Уртак россия-герман предприятиесе инновацияле халыкара технологияләр базасында пыяла сүсен җитештерә. Продукция композит тармагын үстерү өчен чимал базасы булып тора.
Предприятие продукциясе төзелеш индустриясендә ихтыяҗлы – штукатурлы фасадларны арматуралау һәм үзлектән тигезләнүче идәннәр өчен, юл төзелеше инфраструктурасында, автомобиль төзелешендә, ТКХ, нефть һәм газ табуда, электр техникасы сәнәгатендә, суднолар һәм авиатөзелештә, җил энергетикасында, оборона сәнәгатендә сорала.
Җитештерелгән продукциянең сиксән процентын компания Россия базарында сатарга планлаштыра, 20 проценты Казакъстанга, Үзбәкстанга, Украинага, Беларуська, Молодвага, Польшага, Венгриягә, Чехиягә, Германиягә, Румыниягә, Латвиягә, Польшага һәм Төркиягә экспортка юнәлдереләчәк.
"Татнефть" ГАҖ һәм РФ СҮФ матбугат-хезмәте материаллары буенча
Сәнәгатьчелекне үстерү фондының Экспертлар советы, "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" АКО бәяләмәсенә нигезләнеп, "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проекты кысаларында Казанның "НПП "Тасма" ҖЧҖ предприятиесенә 80,5 млн сумлык беренче ташламалы заем хуплаган. Проектның гомуми бюджеты 151,4 млн сум булачак.
Сәнәгатьчелекне үстерү фондыннан алынган займ ярдәмендә предприятие барьер пленкалар җитештерү һәм төргәкләү эшләнмәләренең яңа төрләрен базарга чыгару линиясен модернизацияләү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген 25%ка арттырырга планлаштыра.
Проект сыр һәм ит өчен пленканың яңа рецептурларын эшләп чыгаруны үз эченә ала. Логистика процессында азык-төлек тармагындагы югалтулар товар әйләнешенең 4%ына җитә, бу хәл тиз бозыла торган продуктларны төргәкләү үзлекләрен һәм сыйфатларын яхшыртуга тотрыклы ихтыяҗ булуын аңлата.
Сәнәгатьчелекне үстерү фондының "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" программасы, илкүләм проектында катнашучыларга дәүләттән ярдәм чараларының берсе буларак, сәнәгать предприятиеләрендә җитештерү системасын оптимальләштерү һәм эчке ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру юлы белән хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
"... Бүген без Сәнәгатьчелекне үстерү фондының "Хезмәт җитештерүчәнлеге" программасының Россиядәге күп кенә җитештерүчеләрнең һәм "НПП "Тасма" ҖЧҖ үсешенә, шул исәптән, шактый уңай йогынты ясаячагына ышанабыз. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга реаль ярдәм итә торган яңа финанс инструменты барлыкка килде. Ул илдәге күпчелек, дәүләт өчен әһәмиятле булган әлеге бурычны хәл итүче предприятиеләр өчен үтемле булыр, дип өметләнәбез", – дип сөйләде "Тасма" фәнни-җитештерү предприятиесе" ҖЧҖ директоры Евгений Самков.
Программа кысаларында Сәнәгатьчелекне үстерү фонды елына 1% белән 5 елга кадәрле срокка 50 млн сумнан 300 млн сумга кадәр займнар бирә. Проектның гомуми бюджеты 62,5 млн сумнан башланачак, ә мөрәҗәгать итүче ягыннан өстәмә финанслау – кимендә 20%.
Хезмәт җитештерүчәнлеген максатчан арттыру ел саен, займ алынган елдан соңгы икенче елдан башлап, кимендә 5% һәм проектны тормышка ашыру йомгаклары буенча кимендә 20% тәшкил итәргә тиеш.
Максатчан займ алу өчен мәҗбүри шарт булып Сәнәгатьчелекне үстерү фондының предприятиенең җитәрлек дәрәҗәдә эчке резервларны кулланы һәм хезмәт җитештерүчәнлеген алга таба үстерү өчен өстәмә инвестицияләр җәлеп итүен таләп итүе хакында бәяләмәсе тора. Мөрәҗәгать итүчегә "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" илкүләм проектында катнашырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чаралар планын булдырырга кирәк.
"НПП "Тасма" ҖЧҖ җитештерү системасын мөстәкыйль рәвештә берничә ел үстерә. 2015 елда алар төбәк инициативасы белән булдырылган хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына кушылды. "НПП "Тасма" ҖЧҖ җитештерү агымына ясалган бәя күрсәткәнчә, предприятиедә үсеш алган җитештерү системасы бар, персонал эше нәтиҗәле оештырылган, запасларның минималь кирәкле дәрәҗәләре бар, ә җайланмаларның гомуми нәтиҗәлелеге 75% тәшкил итә. Производствоны техник модернизацияләү проекты хезмәт җитештерүчәнлеген шактый арттыруга ирештерергә тиеш. Әлеге йомгаклар хезмәт җитештерүчәнлеген алгарышлы темплар белән алга таба үстерү һәм илкүләм проект максатларына ирешү өчен 80,5 млн сум күләмендә максатчан займ җәлеп итүгә уңай бәяләмә алу өчен нигез булып хезмәт итте", – дип билгеләде "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге" генераль директоры Николай Соломон.
Предприятиенең, тармакның, Россия Федерациясе субъектының хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләрен исәпләү методикасы төзелгән һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан расланган.
Бүген "Идея" технопаркында сөләйман балыгы җитештерү заводын төзү проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – министр Альберт Кәримов, "Идея" технопаркы генераль директоры Олег Ибраһимов һәм Норвегия Корольлеге делегациясе вәкилләре –Норвегия Корольлеге Вәкиллегенең Мәскәүдәге сәүдә киңәшчесе, Innovation Norway директоры Фроде Му, Берген университетының диңгез департаменты директоры Амунд Моге, "Инновацион Норвегия" фонды җитәкчесе Ханс Нугард, Норвегия Корольлеге Вәкиллегенең Мәскәүдә мәгариф, фән һәм технология буенча киңәшчесе Радина Тренгерейд катнашты.
"Елына 3000 тонна куәте белән йомык су белән тәэмин итү җайланмаларында атлант сөләйман балыгын җитештерүне оештыру" проекты елына 10 000 тонна куәтенә исәпләнгән. Проектның тулы хакы беренчел исәпләүләр буенча 85 млн евро тәшкил итәчәк. "Инновацион Норвегия" фонды җитәкчесе сөләйман балыгы токымындагы балыклар җитештерү буенча завод төзелешенең Татарстан проектын тормышка ашыруга әзер булуы турында хәбәр итте. Ханс Нугард ассызыклаганча, проект Норвегиянең инвестокомпаниясе ягыннан ярдәм итү өчен туры килә. "Биредә без карый торган проект барлык параметрлары буенча да туры килә", – дип билгеләде ул.
Инвестор аңлатып узганча, бүгенге көндә аның компаниясе, тагын ике инвестор, шул исәптән Россия компаниясе дә, булу шарты белән проектны финанслауга әзер булуы турында аңлатты. Ханса Нугарда сүзләренә караганда, мондый үзара хезмәттәшлек иң яхшы нәтиҗәле булуын күрсәтте.
Үз чиратында Альберт Кәримов ярдәмнең моңа охшаш формасының Татарстан өчен кызыклы булуы турында әйтте: "Аны башка проектларны тормышка ашырганда да файдаланачакбыз".
Очрашудан соң Норвегия Корольлеге Яшь галимнәрнең 16нчы россиякүләм конференциясендә "Азык-төлек технологияләре һәм биотехнологияләр" пленар утырышында катнашты.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын торгызу һәм аквакультураны үстерү мәсьәләләре буенча Республика советы эше кысаларында 2030 елга кадәр балык продукциясен җитештерү күләме 40000 тонна күләмендә тәшкил итәчәк заманча балыкчылык тармагын оештыру планлаштырыла. Әлеге юнәлешне тормышка ашыру Аквакультура технопаркын оештыру юлы белән гамәлгә ашырылачак, аның резидентлары товарлык аквакультура, азык, балык үрчетү материалы һәм башка катнаш юнәлешләрнең югары кооперацияне һәм өстәлгән хак оештыруны тәэмин итүче җитештерүчеләр булачак.
Аквакультура технопаркы мәйданчыгын оештыру һәм үстерү өчен идарәче компания булдырылган, ул яңа технопарк инфраструктурасын үстерәчәк һәм резидентлар белән эш алып барачак.
Идарәче компаниянең һәм Норвегия инвесторлары белән беренче уртак проект "Елына 3000 тонна куәте белән йомык су белән тәэмин итү җайланмаларында атлант сөләйман балыгын җитештерүне оештыру" проекты булачак.
Хәрби продукция кабул итүнең бердәм көне кысаларында "Вертолеты России" холдингының "Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Россия Оборона министрлыгы вәкилләренә биш Ми8МТВ-5-1 хәрби транспорт вертолетын вакытыннан алда тапшырды. Ел азагына кадәр хәрби ведомствога биш машинадан тагын бер партиясен тапшырырга планлаштыра.
Кабул итү-тапшыру сынаулары һәм хәрби вәкиллек тарафыннан кабул итү барышында әзерләнгән вертолетларның сыйфатына һәм андагы состав өлешләренең агрегат-механик һәм җыю производствосында эшләтеп карауга контроль оештырылды, барлык системаларының да эшкә сәләтле булуын тикшереп, ахыргы җыю цехында тулысынча җыелган вертолетлар каралды. Моннан тыш, очу-сынау комплексында да сынаулар уздырылды.
РФнең төрле көч структураларына җиткерелә торган Ми-8МТВ-5-1 хәрби транспорт вертолеты Ми-8/17 семьялыгына карый һәм 4 тоннага кадәрле йөкләрне һәм техниканы транспорт белән күчерү өчен билгеләнгән. Шулай ук машина эзләтү-коткару операцияләрен уздыру һәм төрле махсус бурычларны үтәү өчен дә башкарыла. Пилот кабиналары яктылык-техник җайланмалары белән тәэмин ителгән, алар төнлә күрә торган күзлекләрдән файдалану өчен яраклаштырылган, бу исә тәүлекнең караңгы чорында очышларны кече һәм чиктән тыш биек урыннарда ясау, шулай ук билгеләнмәгән мәйданчыклардан очып китү һәм утыру мөмкинлеген бирә. Вертолет заманча элемтә комплекслары белән җиһазландырылган. Күп еллык эксплуатациясе барышында Ми-8МТВ-5-1 вертолеты үзенең төрле климат шартларында бурычларны яхшы үтәвен һәм хокуклы нигездә үз классы буенча дөньядагы иң яхшысы булуын дәлилләде.
2019 елның 15 апрелендә Татарстанда "Эшче һөнәрләр елы" кысаларында ел саен уздырыла торган "Турникетсыз бер атна" россиякүләм акциясе башланып китте. Акция Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре эшчәнлеге турында һөнәри ориентация мәгълүматларын җиткерүгә һәм сәнәгый производствода соралган белгечлекләрне һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексыннан гыйбарәт.
Дүшәмбе көнне "АЛНАС" заводында Әлмәт муниципаль районының 11 нче урта гомумбелем мәктәбе һәм Урсалы төп гомумбелем мәктәбе укучылары булып китте. Предприятиедә алар өчен җитештерү цехларына һәм "Киләчәк Татарстан көллияте"нең укыту үзәгенә экскурсия уздырылды. Мәктәп укучысының һәркайсы үзен эретеп ябыштыручы, электрчы һәм программачы сыйфатында хис итеп карый алды.
"КГКПЗ" ФКП Өстәмә һөнәри белем бирү һәм өйрәтү-производствога укыту үзәгендә КФТТУ Инженер химик-технологик институтының химия заводлары җайланмалары кафедрасының 5 нче курс студентлары белән очрашу булды.
Балалар алдында баш инженер, кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе, цехларның башлыклары һәм эксперименталь-механик участок башлыгы чыгыш ясады. Казан дары заводы бүлекчәләре җитәкчеләре студентларга производствоның перспективалы үсеш юнәлешләре турында, предприятиедә эшләү үзенчәлекләре, хезмәткәрләр өчен булган социаль ташламалар турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар заводка эшкә урнашуның өстенлекләре буенча шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашты. Күзалдына китерү өчен өлкән сыйныф укучыларына завод тормышыннан видеороликлар күрсәтелде.
Өстәмә
"Турникетсыз бер атна" проектының төп максаты мәктәп укучыларын, студентларны, аларның ата-аналарын һәм мөгаллимнәрне үз төбәкләрендә урнашкан предприятиеләрнең эше белән таныштырудан гыйбарәт. Һөнәри юнәлеш бирү эшенең мондый формасының үзенчәлеге шунда ки: предприятиеләрдәге әйдәп баручы белгечләр һәм хезмәткәрләр белән аралашу һәм мәгълүматтан максималь файдалана алу мөмкинлеге. Россиякүләм акциягә республиканың сәнәгый һәм сәүдә предприятиеләре кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать министрлыгы һәм Кытайның Хунань провинциясе сәүдә-сәнәгать компаниясе вәкилләренең ике яклы очрашуы булды.
Очрашуда "Чжунфа" ВФХ топ-менеджерлары, "Казан вертолет заводы" ГАҖ вәкиле Марат Кыямов, Татарстан Республикасының ХКРдагы вәкиле Марсель Гыйлаҗев һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты. Очрашуны министр урынбасары Илдар Мингалиев уздырды.
Яклар республиканың граждани билгеләнештәге авиация сәнәгате вәкилләре белән үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште.
2019 елның 12 апрелендә Түбән Каманың "Пионер" индустриаль паркында цинкланган төргәкле корыч буяу буенча Россия-Кытай заводы – "Камасталь" ҖЧҖ ачылды. Чарада ТР Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
"Камасталь" ҖЧҖ "Түбән Кама" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора һәм "Роскамасталь" бренды белән продукция чыгара.
"Камасталь" ҖЧҖ производствосы барлык заманча таләпләргә җавап бирә, ул буяуның технологик процессын өзлексез тикшерүдә тотуның иң яңа системасы белән тәэмин ителгән, бу исә продукциянең югары дәрәҗәле сыйфатын даими сакларга ярдәм итә. "Камасталь" ҖЧҖ партнерларының берсе булып Haier компаниясе тора, көнкүреш техникасы корпуслары өчен корыч шунда тапшырыла.