ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2022 ел
якшәмбе

РФ Хөкүмәте пациентларның куркынычсызлыгы өчен теркәлмәгән дарулар һәм медицина эшләнмәләрен сату һәм илгә кертү өчен җинаять һәм административ җаваплылыгына төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән. Бу темага кагылышлы закон проектлары Дәүләт Думасы тарафыннан 17 майда беренче укылышта каралачак. 

Шулай итеп, РФ Җинаять кодексының 238.1 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 6.33 статьясына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Хәзер бу статьялар, аерым алганда, Россиядә «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан куллануга тәкъдим ителгән» дарулар һәм мед. эшләнмәләрен кертү һәм сату өчен нинди дә булса җаваплылыкны күздә тотмый. Хөкүмәтнең закон проектлары Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә кагылышлы төгәллекләрне тематик статьялардан бетерергә тәкъдим итә.

РФдә теркәлмәгән даруларны кертү һәм сату турындагы статьялар буенча җинаять һәм административ җаваплылыгын ил эчендә җитештерелми торган яки 61-ФЗ һәм 323-ФЗ номерлы федераль законнар (дару чаралары әйләнеше һәм сәламәтлек саклау нигезләре турында законнар) нигезендә тарату өчен рөхсәт ителгән очракта гына төшереп калдырачаклар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре гамәлдә булмаячак, дип күздә тотыла.

Хөкүмәт бәяләве буенча, Җинаять кодексының һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының статьяларында гамәлдә булган искәрмәләр РФдә теркәлмәгән чит ил дару чараларын һәм иминлеге расланмаган медицина әйберләрен кертүне хакыйкатьтә декриминальләштерә, чөнки Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре» дигән бердәй атамалы исемлекне алып бармый. Закон проектларына аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының  төгәл дару препаратына һәм аның җитештерүчесенә бәйле булмаган халыкара патент алмаган төп дару чараларының бары тик якынча исемлеге генә бар.

«Китерелгән хокукый билгесезлек хокук саклау органнарына теркәлмәгән дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре әйләнеше фактларын ачыклау очрагында нигезле процессуаль карар кабул итәргә мөмкинлек бирми», - диләр Хөкүмәттә. Министрлар Кабинетында тәгаенләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиядә теркәлмәгән, ил эчендә җитештерелми торган, аеруча авыр патологияле балаларга, шулай ук яңа коронавирус йогышы булган пациентларны дәвалау өчен даруларның төгәл атамаларын кертү һәм әйләнештә йөртүне күздә тоткан карарлар кабул ителәчәк.

Аргентина – Россия эш клубы әгъзасы Поли Коусиньо сүзләренә караганда, Украина тирәсендәге вәзгыять Аргентинаның проектны гамәлгә ашыру теләгенә йогынты ясамаган. 

Аргентина ягы Көньяк Америка Республикасында «Камаз» йөк машиналарын җыю буенча завод төзү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып баруны дәвам иттерә. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Аргентина-Россия эш клубы әгъзасы Поли Коусиньо хәбәр итте.

«Без «Камаз»ны тәкъдим итәргә һәм завод төзергә телибез»,– диде ул журналистларга.

Ул хәбәр иткәнчә, Буэнос-Айрес янында урнашкан Хосе-Клементе-Пас муниципалитеты Башлыгы Марио Альберто Иши завод төзү өчен урын сыйфатында җирле сәнәгать паркын тәкъдим иткән. Моннан тыш, ихтимал проект өчен Аргентина компаниясе – партнер сайланган инде. Коусиньо билгеләп үткәнчә, Аргентина ягы продукция белән тәэмин итү җирле базарга гына түгел, ә Көньяк Америка гомуми базарының башка илләренә дә барыр дип өметләнә.

Коусиньо сүзләренә караганда, Украина тирәсендәге вәзгыять Аргентина ягының проектны гамәлгә ашыру теләгенә йогынты ясамаган. «Россиягә карата кертелгән санкцияләр аркасында чикләүләр бар, әмма без моның вакытлыча булуын аңлыйбыз. Без «Камаз» белән Аргентина арасындагы мөнәсәбәтләрне хәзер үк төзи башларга телибез, һәм хәзер туры килә торган чор дип саныйм», - дип өстәде ул. Аның сүзләренә караганда, якын арада ул проектның перспективалары турында фикер алышу өчен Мәскәүгә барырга планлаштыра.

Узган елның декабрендә Россия Федерациясенең Көньяк Америка Республикасындагы Илчесе Дмитрий Феоктистов хәбәр иткәнчә, Аргентина ягы «Камаз» продукциясен җитештерүне локальләштерү мөмкинлеге белән кызыксына.


29
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстанда СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе эшли башлады. Ул республикада компаниянең җитештерү предприятиеләрен тәэмин итү, аларга ярдәм итү буенча кайбер функцияләрне үз эченә ала. Казанда яңа структура эшенең беренче көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельев катнашты. Ачылу тантанасында чыгыш ясап, ул хезмәттәшләрен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Альберт Кәримов исеменнән котлады.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән СИБУР арасында планлы эш алып барыла һәм 2021 елның сентябрендә имзаланган килешү кысаларында хезмәттәшлек үсә. Татарстанда яңа структураны ачу компаниянең җитештерү куәтләрен үстерү, югары технологияле эш урыннары булдыру юлында мөһим адым булачак, дип саный Алексей Савельев.

Идарә әгъзасы – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры, «Бизнес-процесслар. Гомуми корпоратив сервислар.  Корпоратив идарә» бүлекчәсе җитәкчесе Марина Медведева СИБУР тарафыннан күп еллар дәвамында тарихи периметр предприятиеләрендә кертелгән барлык идея һәм тәҗрибәләр яңа хезмәткәрләрдән кайтаваз алачагына ышаныч белдерде. Аның сүзләренә караганда, алар алдында эксперт, һөнәри һәм карьера үсешенең чиксез перспективалары ачылачак.

 

СИБУРның аерымланган структур бүлекчәсе турында

Аерымланган структур бүлекчә төбәктәге эре кластерга: «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» һәм ТГК-16 предприятиеләренә хезмәт күрсәтәчәк, ә соңыннан компаниянең башка предприятиеләренә дә үз функцияләрен киң җәелдерү мөмкинлегенә ия булачак. Аерымланган структур бүлекчә Татарстан предприятиеләренә СИБУРның бизнес-культурасын үзләштерергә, бердәм процесслы телгә күчәргә, экспертиза һәм идарә итү системалары белемнәрен арттырырга һәм, әлбәттә, сервис алымнарын унификацияләргә ярдәм итәчәк. Шунысы мөһим, аерымланган структур бүлекчә хезмәткәрләре Татарстанның географик периметрында кала, димәк, төбәктәге эш урыннары да саклана.

Физик яктан аерымланган структур бүлекчә ике мәйданчыкта: Казанда һәм Түбән Камада урнашкан. Структурага кайбер оешмалардан: «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» һәм ТГК-16, шулай ук Түбән Новгородтагы бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгеннән һәм корпоратив үзәктән хезмәткәрләрнең бер өлеше керәчәк. Моннан тыш, аларга «ТАИФ» АҖ хезмәттәшләре дә кушылачак. Шул ук вакытта акционерлык җәмгыяте исемен СИБУР-РТ итеп үзгәрткәннән соң, җитештерү активлары белән акционер идарә итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү функциясен саклый.

Аерымланган структур бүлекчәдә икътисад һәм финанслар, гомумкорпоратив сервислар (бизнес белән тәэмин итү), корпоратив идарә итү, маркетинг һәм сату, клиентлар сервисы үзәге, юридик ярдәм һ.б. кебек функцияләр хезмәткәрләре эшләячәк. Аерымланган структур бүлекчә белгечләре үз эшенең профильле өлкәләренә, шулай ук эшчәнлекнең яңа масштабына игътибар юнәлтү нәтиҗәсендә компетенцияләрне тирәнәйтә һәм экспертиза үстерә алачаклар.

СИБУР – Россиянең интеграцияләнгән иң эре нефть, газ, химия компаниясе һәм глобаль нефть-газ химиясе компанияләренең иң динамик үсүче компанияләренең берсе. Уникаль вертикаль-интеграцияләнгән бизнес-модель СИБУРга куллану товарлары һәм автомобильләр җитештерүдә, төзелештә, энергетикада, шулай ук химия сәнәгатендә һәм бөтен дөнья буенча 100 илдә кулланыла торган югары конкуренцияле продукция булдырырга мөмкинлек бирә.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасының Дәүләт Административ советы рәисе, Премьер-министрs, Кораллы Көчләр Баш командующие, өлкән генерал Мин Аун Хайн белән очрашты. Татарстан делегациясе Мьянмаuа эш визиты белән килде.

ТР Президенты Татарстан делегациясе өчен чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен рәхмәт белдерде. "Мьянма - Россия Федерациясенең Азия-Тын океан төбәктә һәм халыкара аренада якын һәм ышанычлы партнеры. Безнең илләр арасында элемтәләр күпьеллык тарихка ия – 2023 елның гыйнварында без Россия-Мьянма мөнәсәбәтләре урнашуга 75 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Мьянма министрлыклары вәкилләре белән үткәрелгән сөйләшүләр, шулай ук түгәрәк өстәл турында сөйләде. 

"Соңгы елларда без товар әйләнеше үсешен күзәтәбез, гәрчә әлеге сан зур булмаса да. Алга таба үсешкә бизнес-делегацияләр алмашу һәм продукцияне үзара китерү ярдәм итә алыр иде", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. 

Аерым алганда, сүз «КАМАЗ» эше турында барды, ул Мьянма белән 2016 елдан хезмәттәшлек алып бара һәм элемтәләрне киңәйтү белән кызыксына. Мьянма белән кооперациянең озак һәм уңышлы тарихына «Казан вертолетлар заводы»да ия. «КЭР-Холдинг» компаниясе Панг Пет шәһәрендә металлургия заводын төзү проектында катнашу буенча сөйләшүләр алып бара. "Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводы" да зур кызыксыну белдерә. «Тулаем алганда, безнең республикада машина төзелеше комплексы предприятиеләре урнашкан, алар югары технологияле һәм конкуренциягә сәләтле продукция белән тәэмин итәргә әзер. Ышанам ки, моның күбесе Мьянманы кызыксындыра ала», - дип йомгаклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты үткәрелүе турында сөйләде. Быел ул 19-21 май көннәрендә Идел Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларына багышлана. Президент Мьянма делегациясен аларда катнашырга чакырды.

Өлкән генерал әфәнде билгеләп үткәнчә, аның Казанга 2021 елда визиты инде хәзер үк нәтиҗәләр бирә: товар әйләнеше үсеше күзәтелә һәм җавап визиты нәтиҗәсендә хезмәттәшлек киңәйтеләчәк. "Татарстанда мин үзем өчен химия сәнәгате бик үсеш алган, туризм үсеш алган, дип билгеләп үттем. Медицина җиһазлары җитештерүдә зур потенциал бар", - диде өлкән генерал. 

"Сәнәгать өлкәсендә, мин „КАМАЗ“да булдым. Мин үз күзләрем белән сезнең завод мөмкинлекләрен күргәч, үземә инженерларны чакырдым һәм мөмкинлекләр турында сөйләдем, бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә кирәк дип саныйм", - диде ул. 

Моннан тыш, Мин Аун Хайн әфәнде нефть эшкәртү мәсьәләләре белән аерым кызыксынды. Мьянмада нефть ятмалары бар, әмма эшкәртү үсмәгән һәм Татарстан тәҗрибәсе файдалы булыр иде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, бу мәсьәләне республика хезмәттәшлек вариантларын өйрәнү өчен эшкә алачак. 

Өлкән генерал әфәнде белдергәнчә, Мьянма Татарстан предприятиеләре өчен Көньяк-Көнчыгыш Азиянең бөтен регионына үз продуктын сатарга мөмкин булган мәйданчык буларак ачык. 

Шулай ук очрашу барышында Татарстан вузларында белем алырга теләгән Мьянма халкы өчен квотаны арттыру кирәклеге турында да фикер алыштылар.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Мьянмада.

Эш сәфәре кысаларында делегациядә кайбер ведомстволар җитәкчеләре белән очрашулар, шулай ук Мьянма һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә катнашу планлаштырылган. Альберт Кәримов Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы презентациясе белән чыгыш ясаячак.

Татарстан делегациясе составында шулай ук Мьянмада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Казан вертолет заводы» АҖ продукциясен сату буенча идарәче директор урынбасары, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ генераль директоры, «Казан май комбинаты» АҖ вәкилләре һәм башкалар бар.

«Турникетларсыз атна» россиякүләм акциясе кысаларында Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS компаниясенә Татарстан Республикасы һәм Марий Эл уку йортларының 100 дән артык укучысы һәм студенты килгән. Чара Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге эгидасында узган. 

Мәктәп укучылары өчен предприятиенең төп җитештерү мәйданчыклары буенча танып-белү экскурсиясе оештырылган, шулай ук «ПОЗиС» АҖ суыткыч продукциясенең яңа эшләнмәләре тәкъдим ителгән көнкүреш техникасының күргәзмә залы күрсәтелгән.

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) студентлары суыткыч продукциясе һәм сәүдә медицина җиһазлары җитештерү белән генә чикләнмичә, компаниянең кадрлар сәясәте турында да киңәйтелгән мәгълүмат алганнар. Завод белгечләре булачак машина төзүчеләргә POZIS компаниясенең үсеш перспективалары, суыткыч производствосында кулланыла торган заманча технологияләр, яшь белгечләр өчен каралган социаль өлеш турында сөйләгәннәр.

POZIS һәм КНИТУ-КАИ профессиональ инженер кадрлар әзерләү эшендә күптәнге партнерлар. Ел саен дәрәҗәле югары уку йорты студентлары «ПОЗиС» АҖдә эш тәҗрибәсе ала. Профессионалларның остазлыгы аркасында булачак белгечләр җитештерүнең реаль шартларына яхшырак җайлашырга, үз компетенцияләренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм аларны укыту процессында төзәтмәләр кертү кирәклеген билгеләргә мөмкин. Студентлар өчен гамәли дәресләр заманча һәм инновацион производствода уза. 

Шулай ук «ПОЗиС» АҖдә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Зеленодольск машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институтының машина төзелеше производствосы инжинирингының һәм цифрлаштыруның база кафедрасы нәтиҗәле эшли, анда булачак машина төзүчеләр завод лабораторияләрендә гамәли дәресләр ярдәмендә уртак тәҗрибә-конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү эшләрен (НИОКР) башкаралар һәм гамәлгә ашыралар.

«Турникетларсыз атна» – Россия машина төзүчеләр берлеге эгидасында уза торган масштаблы акция, ул елына ике тапкыр: апрель һәм октябрьнең һәр өченче атнасында үткәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ), сәламәтлеккә глобаль янаулар: табигать пычрана, климат үзгәрә, диабет, яман шеш, вакцинациядән баш тарту.

Иммунизация ел саен дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, коклюш, полиомиелит һәм кызамыктан 2-3 миллион кешене үлемнән коткарып калу мөмкинлеген бирә.

Без прививка ала торган йогышлар нәрсәсе белән куркыныч соң? 

Дифтерия булганда авыруларның 2/3 өлешендә йөрәк чире (миокардит) үсеш ала. 

Яра алу нәтиҗәсендә стобняк белән авырып китәргә мөмкин, 90-100% очракта ул һәлак булуга китерә.  

Кызамыктан балаларда энцефалит (баш миендә ялкынсыну) үсеш ала башлый, баланың акыл үсешендә җитешсезлекләр барлыкка килеп, ул үләргә мөмкин. 

Эпидемик паротит (колак арты бизе шешү) чукрак калу һәм башлыча ир балаларның кысыр булу сәбәбенә әйләнергә мөмкин. 

Полиомиелит котылгысыз параличка китерә. 

Грипптан (пневмония һ.б.) өзлегүләр госпитализацияләүгә һәм үлемгә китерә. 

Халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, халыкның планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.

Хәзерге вакытта вакцинацияләштерүгә караганда да нәтиҗәлерәк саклану механизмы юк. 

Исегездә тотыгыз, прививкадан баш тарту билгеле бер кешенең генә түгел, ә аның белән тыгыз бәйләнгәннәрнең (гаилә, төркем яки сыйныф, дуслар) дә сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. 

Иммунитеты начар булган затлар (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник чирле  затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинацияләүдән баш тарту бигрәк тә куркыныч, чөнки алар бактерияләрдән һәм вируслардан аеруча да якланмаган.

Вакцинацияләүне кичектереп тору яки аннан баш тарту турында карар кабул иткәндә, Сез үз өстегезгә бик зур җаваплылык аласыз, чөнки мондый карар Сезнең дә, балагызның да сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга һәм тирә-юньдәге кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин. 

Безнең һәркайсыбыз яшәргә хокуклы, һәм димәк, прививка ясатырга һәм сәламәт булырга хокуклы!


22
апрель, 2022 ел
җомга

Россиянең агач эшкәртү тармагының алдынгы предприятиесе – Kastamonu – энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга республика конкурсы дипломын алды.

Җиңүчеләрне бүләкләү 19 апрельдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча халыкара форум кысаларында узды. Kastamonu компаниясе «Җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү сәнәгате» номинациясендә лауреат булган.

Kastamonu заводында рециклингның нәтиҗәле системасы эшли: яңа буын чистарту корылмалары ярдәмендә эшләнгән агынты сулар берничә чистарту стадиясе уза – механик, химик һәм биологик, шуннан соң янә җитештерү процессларында кулланыла. Бу табигый ресурсларны сизелерлек экономияләргә һәм агынты суларны бүлеп чыгару күләмен киметергә мөмкинлек бирә. Шулай ук предприятиедә үз энергия чыганаклары – экологик газ турбинасы җайланмалары кулланыла.

          Моннан тыш, компания чүп-чарны аерым җыя һәм ел саен йөзләгән тонна җитештерү калдыгы эшкәртә, ә аларның бер өлешен мөстәкыйль рәвештә эшкәртә. 2021 елда 700 тоннага якын полиэтилен һәм пластик, кәгазь һәм катыргы, шулай ук кара һәм төсле металл калдыклары эшкәртүгә  озатылган.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» компаниясе мәйданчыгында компания җитәкчелегенең Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан качаклар белән очрашуы булып узды. Чара кысаларында мәҗбүри күченүчеләргә суыткыч приборлары, сәүдә медицина җиһазлары җитештерү һәм транспорт логистикасы идарәсендә эш тәкъдим иттеләр.

Очрашуда катнашучылар өчен суыткыч җитештерү һәм логистика үзәге буенча танышу экскурсиясе оештырылды. Компания җитәкчесе кунакларга ярдәм сүзләрен җиткерде һәм заводка эшкә урнашырга чакырды. Бүген предприятиедә механик җыю эшләре слесаре, көйләүче, аппаратчы, йөк ташучы, транспортчы, слесарь-ремонтчы кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур.

POZIS компаниясе җитәкчесе компаниянең күмәк килешүендә каралган ташламалар һәм ярдәм программалары яңа хезмәткәрләргә карата да гамәлдә булачагына игътибар итте.

2022 елның 28 апрелендә «Рационализаторлар марафоны» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында беренче чара старт ала, ул белемнәрне арттыру өчен онлайн-лекцияләр, белем бирү сессияләре, визионер дискуссияләре һәм башка төр чаралар циклыннан гыйбарәт һәм рациональләштерү һәм җитештерүдәге технологик яхшыртулар өлкәсендә предприятиеләр хезмәткәрләренең гамәли тәҗрибәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыруга ярдәм итүче «Рационализаторлар марафоны»н Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) уздыра. Аның максаты – хезмәт базарында кыйммәтләр нисбәтен үзгәртә торган карарлар һәм алдынгы инновацияләрне популярлаштыру, ә нәтиҗә буларак-рационализаторлар хәрәкәтен үстерүгә яңа импульс бирү. Марафонда катнашу уңай үзгәрешләр авангардында булырга, аларның юнәлешен һәм үсеш трендларын формалаштырырга, конкрет тармак, төбәк һәм бөтен ил масштабындагы икътисадый процессларга йогынты ясарга омтылган барлык предприятиеләр һәм хезмәткәрләр өчен бик мөһим.

Соңгы берничә айда Россия икътисадый яктан җитди үзгәрешләр белән очрашты. Шул ук вакытта килеп туган хәлне бизнесны үстерү өчен ачыла торган мөмкинлек тәрәзәләре буларак кабул итү мөһим. Моны ни рәвешле гамәлгә ашырып булуы турында спикерлар «Рационализаторлар марафоны: мөмкинлек буларак кризис» дип аталган гамәли юнәлешле лекциядә сөйләячәкләр. Алар белән бергә без чыгымнарны ни рәвешле компенсацияләргә һәм эчке процессларны ничек төзәтергә, базарда бушаган урыннарны алырга, хезмәткәрләрне тупларга һәм шторм чорында – бу юнәлештә беренче адымнар ясаган ил компанияләренең реаль кейслары мисалында компаниянең тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкин икәнлеген беләчәкбез.

«Рационализаторлар марафоны: мөмкинлек буларак кризис» лекциясе 2022 елның 28 апрелендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр онлайн-форматта узачак.

Чараны персонал белән идарә итү өлкәсендә эксперт-гамәлчеләр, «Осознанная карьера» проекты авторы Екатерина Сухобаевская һәм «Куппер» компанияләре төркеменә нигез салучы һәм техник директор (Россиядә майлау материаллары җитештерүче), т.ф.к. Сергей Мамыкин үткәрәчәк.

Чараның трансляциясен теркәлгән кулланучылар гына карый алачак. Теркәлү өчен сылтама: https://leader-id.ru/events/284488

«Рационализаторлар марафоны»нда тәкъдим ителгән тәҗрибәләр һәм белем бирү материаллары, биләгән позициясенә карамастан, төрле яшьтәге предприятие хезмәткәрләренә файдалы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International